Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар 2021, 13:57

Резида САБИТОВА. Тәрәзә капкачсыз йорт каш-керфексез кыз кебек...

Хатын-кызлар керфек ясатабыз, каш төзәтәбез хәзер. Әйтми булмый... үзебезне карыйбыз матурлыйбыз... Вакыт, акча җәл түгел. Чөнки кеше күзенә матур булып күренәсебез килә. Ә ир-атлар кашсыз-керфексез йортлар төзи, бизи. Парадокс түгелме бу!?

Авыл... Урам буйлап атлыйм... Матур... Урамны йортлар бизи.
Йортларның матурлыгын тәрәзәгә, кәрнизенә карап та билгеләп була. Оста кулы нинди – йорт төзелеше дә шундый. Электән биек йортлар да, тәбәнәк йортлар да булган.
“Биек йорт”, “горур, якты өй”, “елмаеп тора йорты”, дип билгеләгән халык останың эшен. Кайберләре турында еллар үткәч тә әле горурланып сөйлиләр. Безнең якта да бар андый осталарыбыз.
Балта остасына чират торганнар 1965 – 1970 елларда колхоз гөрләгән вакытта, бар да берьюлы гаиләсе өчен йорт салганнар.
Татар өе... Авыл йорты... Игътибар белән җентекләп карасаң, нинди матур бит ул! Гади генә тәрәзә капкачы кебек, ә аңарда ничаклы вак сыр, бизәк һәм останың бары тик балта белән генә нәкышләп эшләгән хезмәте чагыла. Юклык заманда да материалын, тактасын тырыштырып, кәрнизен сырлап тезеп, түбәсенә бик табигый итеп беркетеп куйганнар. Күзләре очлы алмаздай, куллары көчле булган элек оста ирнең – ике башы ике төрле бүрәнәдән тип-тигез, төз, горур йортлар салып куйганнар. Оста ир, үзенең хуҗабикәсен сынландырган диярсең, карап торсаң. Йортның тәрәзәсенә карасаң, шунда яшәүче бикәнең күзе-кашы, карашы төсмерләнә. Яши-яши үз хуҗабикәсенең йөз чалымы күчкән кебек йортка.
Вәт китте бит хәзер бер замана модасы. Каяндыр килеп кергән төрле төсле сайдинглар белән эшлибез дип, йортларның бөтен матурлыгын, йөзен югалтып бетте замана осталары. Тәрәзә капкачлары алынды. Кәрнизне мәшәкатьләрсез генә турыга я кыеш итеп ансат кына, ашыгыч кына бораулап куялар. Менә нинди чорга эләктек без. Татар йортының нуры югалуы түгел микән бу?
Хатын-кызлар керфек ясатабыз, каш төзәтәбез хәзер. Әйтми булмый... үзебезне карыйбыз матурлыйбыз... Вакыт, акча җәл түгел. Чөнки кеше күзенә матур булып күренәсебез килә.
Ә ир-атлар кашсыз-керфексез йортлар төзи, бизи. Парадокс түгелме бу!?
Ә бит йортның күрке – тәрәзә капкачы һәм кәрниз. Аны нигә юкка чыгарырга? Йортның кояшы сүнгән кебек була түгелме соң?..
Я, ярый ачуланмагыз инде. Нәнәй әйтмешли, әйттем исә – кайттым. Һәркемнең үз уе, үз йорты!
Бар җирдә дә йортлар безнең авылдагы кебек матур булсын! Куанычлы булсын! Шатланып, бәхетле елмаеп яшәргә насыйп итсен Раббем. Бу матур дөньяны кулыбыздан килгәнчә бизәп яшик!
Резида САБИТОВА фотосы.
Читайте нас: