Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар 2021, 11:50

Уфада ирекмәннәр җитәме?

Медицина уку йортларында укучы студентларның сессияләре башлана. Ә алар урынына хастаханәләрдә кем эшләр соң?

Медицина уку йортларында укучы студентлар шәһәр хастаханәләрендә, поликлиникаларда эшли. Коронавирус пандемиясе шартларында аларның кирәклеге аеруча нык сизелде. Ләкин кышкы сессия башланыр алдыннан студент-медиклар ял алачак һәм имтиханнарга әзерләнәчәк. Аларны бу вакытта волонтёрлар алыштырып торачак. Волонтерларга махсус медицина күнекмәләрен таләп итми торган эш йөкләнәчәк, мәсәлән, температура үлчәү һәм поликлиникага керү урынында пациентларны теркәү, амбулатор дәваланучы ковид пациентларга телефоннан шылтырату, шылтыратуларны кабул итеп эшкәртү, Call-үзәктә эшләү, шулай ук медикаментларны өйгә илтү.
«#УфаТабибларгаЯрдәмИт» («#УфаПомогиВрачам») республика акциясе оештырылып, ирекмәннәрне эзләү турындагы өндәмәләр социаль челтәрләргә куелган иде. Шул ук көнне Уфа поликлиникаларында һәм хастаханәләрендә кизү торырга әзер булган 300 дән артык кеше җавап биргән. Хәзерге вакытта волонтерларга ихтыяҗ юк.
Волонтерлар медицина учреждениеләрендә 31 гыйнварга кадәр эшләячәк.
Чыганак: vk.com/volonter_ufacity.
Читайте нас: