Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар 2021, 16:09

Башкортстанда ничә милләттәшебез быел 100 яшен билгелиячәк?

2021 ел Башкортстанда Сәламәтлек һәм актив озын гомер елы дип игълан ителде. Шул уңайдан республикадагы йөзьяшәрләр турында мәгълүмат тупладык. Бөтендөнья Татар конгрессы мәгълүматлары буенча Татарстаннан читтә гомер итүче 17 милләттәшебез быел үзләренең бер гасырлык юбилейларын билгеләргә тиеш. Башкортстан татарлары арасында йөзьяшәрләр – җидәү. Кемнәр алар? Җавап – сайтта!

2021 ел Башкортстанда Сәламәтлек һәм актив озын гомер елы дип игълан ителде. Шул уңайдан республикадагы йөзьяшәрләр турында мәгълүмат тупладык. Бөтендөнья Татар конгрессы мәгълүматлары буенча Татарстаннан читтә гомер итүче 17 милләттәшебез быел үзләренең бер гасырлык юбилейларын билгеләргә тиеш. Аларның дүртесе – Мари Иле Республикасында, икесе – Төмән өлкәсендә яши. Әстерхан, Волгоград, Кемерово өлкәләреннән һәм Севастополь шәһәреннән берешәр татар кешесе быел йөз яшьлек юбилеен билгелиячәк. Башкортстан татарлары арасында исә йөзьяшәрләр – җидәү.
Җиһанша Харис улы МӨХӘММӘТШИН Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә яши. Аңа 100 яшь 19 майда тулачак.18 мартта бер гасырлык юбилеен билгелиячәк Әминә Әкбар кызы НАСЫЙБУЛЛИНА Туймазы каласында гомер итә. Дүртөйле шәһәрендә яшәүче Махиян Мөхәммәтсадыйк улы МАХИЯНОВка 100 яшь 25 октябрьдә туларга тиеш. Мәләвез шәһәреннән Гали Искәндәр улы АРСЛАНОВ исә 1 июльдә үзенең бер гасырлык юбилеен бәйрәм итәчәк.
Йөзьяшәр татарлар шәһәр җирлегендә генә түгел авылларда да бар. Мәсәлән, Нуриман районының Нимесләр авылында яшәүче Сафуан Фатыйх улы ИЛЬЯСОВка 100 яшь 13 сентябрьдә тула. Илеш районының Югары Яркәй авылы кешесе Нарлыгаян Нурлыгаян улы ДӘҮЛӘТОВ бер гасырлык юбилеен 15 майда билгеләргә тиеш. Чакмагыш районының Чакмагыш авылында гомер итүче Мөшәриф Зариф улы БИГНОВның 100 яшьлек гомер бәйрәме исә 12 сентябрьгә туры килә.
Өлкәннәребезгә тыныч көннәр, аяз күк йөзе, һәртөрле авыруларның урап узуын телибез!
Фото: https://sun9-43.userapi.com/i
Читайте нас: