Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2021, 22:10

«Земский учитель» сезне көтә

10 гыйнвардан «Земский учитель» программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый.

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм документлар 2021 елның 10 гыйнварыннан 15 апреленә кадәр түбәндәге тәртиптә кабул ителә:
1) «Земский учитель» федераль порталында (https://zemteacher.apkpro.ru/) заявка теркәү һәм бирү;
2) «Земский учитель» федераль порталында заявка биргәннән соң, дәгъвачыларның документлары кәгазь чыганакта региональ операторга –Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты дәүләт автоном мәгариф учреждениесенә тапшырыла. Адресы: Уфа шәһ., Минһаҗев ур., 120, 207 каб. (Документлар кабул итү графигы: дүшәмбе–җомга 9.30 дан 11.00 гә кадәр һәм 14.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр):
– документларның күчермәләре (төп нөсхәләрен күрсәтеп) шәхсән тапшырыла;
– яисә нотариаль расланган документларның күчермәләре җибәрелә.
Өстәмә сораулар буенча 8 987 58 45 776 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
2021 елда "Земский учитель" программасына кергән вакансияләр исемлеге белән түбәндәге сылтама (https://education.bashkortostan.ru/documents/active/328313/) буенча буенча үтеп танышырга мөмкин.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: