Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2021, 22:15

“Разбежались!”

Тагын бер гаилә, тормыш дулкыннарына бәрелеп, челпәрәмә килде.

“Тулпар” почтасына килгән чираттагы бу хат гаилә коллизияләре хакында. Авторы, билгеле сәбәпләрдән, исем-шәрифләрен атамауны сораган.

“Сеңлемнең кызы кияүдән аерылып кайтты. Тагын бер гаилә, тормыш дулкыннарына бәрелеп, челпәрәмә килде. Хәер, дулкыннар белән бик көрәшеп тә тормадылар шикелле, гаилә тормышына җиңел генә караган кебек җайлы гына сүзен дә тапканнар үзләре: “разбежались”. Ике яше дә тулмаган сабый әлегә берни аңламый таудай өелгән уенчыклары белән мәш килә. Әти кеше һәр якшәмбе ике сәгатькә улы белән уйнарга килә. Күпчелек гаилә таркалуның сәбәпләре – хәмер һәм хыянәт. Шуңа өстәп, бер-беренә, гаиләгә хезмәт итәргә теләмәү. Эх, без үстергән балалар бит инде болар. Безнең тәрбия җимешләре, безнең ак таплар. Бала туганнан алып сөеп-назлап, өф итеп тәрбияләп, нәрсә ашатырга, нәрсә кидерергә белми кайчак артыгын да кыланабыз бугай. Барысын да үзебез алдан хәстәрләп, дәресен хәзерләтеп, урта сыйныфларга кадәр җитәкләп мәктәпкә йөртеп, тоталь контроль белән балаларның үзаллылыгына төбеннән үк балта белән чабабыз. Яратабыз шул, нишлисең. Иң алдынгы, иң тәрбияле, иң акыллы булуларын телибез. Ә нәкъ мәктәп елларында баланың формалашуы, характеры ныгуы, ихтыяр көче туплавы турында уйламыйбыз. Кая инде анда хезмәт тәрбиясе турында сүз алып бару. Үз бүлмәсен, кирәк-ярагын тәртипкә китерсә дә рәхмәт әйтерсең. Ә иртәгә ул хәстәрлекле әни, уңган хуҗабикә, гаиләсен туендыручы гаилә башлыгы булырга тиеш. Бәләкәйдән үзен-үзе хәстәрләргә өйрәнеп, хезмәттә чыныгып үсмәгән бала, әлбәттә, гаилә корып яши башлагач, югалып кала. Назланып үскән кызларыбыз да, көчле, акыллы гына ир балаларыбыз да никтер җигелеп тормыш йөген тартып китә алмыйлар. Менә шуннан башлана инде хәлләр. Әлбәттә, бу барлык яшьләргә дә, барлык гаиләләргә дә кагылмый, ләкин саннар буенча һәр елны, гаилә коручыларга караганда аерылышучылар күбрәк булуын искә алсак, уйланырга урын бар.
Бер танышымның кызы: “Мин кияүгә чыккач, ирем белән табак-савытны график буенча юачакбыз һәм ашарга пешерүне дә шулай көйләячәкмен”, дигән иде. Күптән түгел аерылган. Хәзер табак-савытны әнисе юа, шуңа өстәп баласын да карый. Мин еш кына үзебезнең әниләрне искә алам. Иртә таңнан колхоз эшенә йөгерүдән тыш, өй, хуҗалык, балалар, күп очракта каената-каенана белән яшәү күпме сабырлык, көч таләп иткән. Таркалучы гаиләләр дә юк дәрәҗәсендә иде”.
Фото: recepty-zdorovia.com
Читайте нас: