Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2021, 22:11

Каникул чорында көннәр буе чаралар гөрли

Быелгы бәйрәм чорында һәр көн бер тематика белән бәйле.

Агымдагы Яңа ел каникуллары Башкортстанда бик мавыктыргыч итеп оештырылган. Коронавирус пандемиясе сәбәпле күпчелек чаралар ачык мәйданнарда уза. Аларның күпчелеге спорт һәм мәдәни чаралар. Онлайн да күп чаралар уза. Каникул көннәрендә һәркемнең күңеленә хуш килерлек, вакытны гаилә белән кызыклы уздыру өчен мавыктыргыч чаралар оештырыла. Бәйрәм каникулының девизы бер дә юкка “Башкортстан – спорт, туризм, мәдәният һәм сәламәтлек территориясе” дип игълан ителмәгән. Быел икенче тапкыр интерактив Яңа ел календаре төзелде. Анда республиканың барлык район һәм шәһәрләре буенча чаралар планы бирелгән. Быелгы бәйрәм чорында һәр көн бер тематика белән бәйле. 25 декабрь – Купшы чыршы һәм бүләкләр көне, 26 декабрь – Кыш бабай һәм Карсылу көне, 27 декабрь – Батырлар көне, 28 декабрь – Яңа ел котлаулары көне, 29 декабрь – Яңа ел хатлары һәм открыткалары көне, 30 декабрь – Ихата бәйрәме көне, 31 декабрь – Яңа елны каршы алу, 1 гыйнвар – Сәламәтлек көне, 2 гыйнвар – тирә-як мохитне саклау көне, 3 гыйнвар – Кышкы уеннар көне, 4 гыйнвар – кар һәм боз фестивале көне, 5 гыйнвар – Саф кыш көне, 6 гыйнвар – Гаилә көне, 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме, 8 гыйнвар – Музыка көне булды. Бүген – 9 гыйнвар Халык биюләре көне.
Бүген көне буе бию флешмобы бара. Башка чаралар да көн буе дәвам итте. Алар белән тулысынча танышу өчен түбәндәге сәхифәгә күз салыгыз:
kulturarb.ru/ru/kalendar-meropriyatij-2021/ufa

Фото Мунира Вафина.
Читайте нас: