Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 гыйнвар 2021, 15:30

Җылылык өчен түләү ник арта?

Уфалылар җылылык өчен түләүләр артуга зарлана. Декабрь квитанцияләрендә суммалар гадәттәгедән 30-70 процентка югарырак. Бу хәл социаль челтәрләрдә дә ачу тудырган.

“БашРТС” вәкилләре әйтүенчә, тарифлар элеккечә калган, ә түләүнең артуы салкын декабрьгә бәйле. 2020 елда һава температурасы 2019 елның декабрендәгегә караганда уртача сигез градуска түбәнрәк булган. Моннан тыш түләү тәртибе дә үзгәрде: 2019 елның көзеннән республика халкы ягулык өчен елның сигез аенда түли, ә элек бу сумма унике айга бүленә иде.
Республиканың иҗтимагый палатасы һәм шәһәр администрациясе вәзгыятьне контрольгә алды. Төп проблемаларның берсе дип, барлык йортларда да да счетчик күрсәткечләрен автомат рәвештә тапшыру өчен модемнар урнаштырылмавы аталды. Шулай ук барлык йортларда да гомумйорт счетчигы урнаштырылмаган (мондый очракта ягулык өчен түләүне норматив буенча саныйлар, ә бу күпкә кыйбатрак).
Сораулар белән кемгә мөрәҗәгать итеп була?
1) Әгәр дә җылылык белән тәэмин итүче оешма "БашРТС" булса (оешма исеме счетта язылган була): диспетчерлык хезмәтенең телефоны – 8-800-511-30-15. Эш режимы 8: 30дан 17: 30га кадәр, 9: 00дән 18: 00гә кадәр.
2) Җылылык белән тәэмин итүче оешма "УИС" МУП икән, диспетчерлык хезмәте 8-800-250-52-80 (шалтырату мобиль һәм шәһәр телефоныннан бушлай).
3) Үз идарәче компаниягезгә. Мәсәлән, фатирда кирәгеннән тыш эссе булганда, нәкъ аларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
4) Тикшерү нәтиҗәләре белән риза булмасагыз, Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитетына 450059, Уфа шәһәре, Ст. Халтурин ур., 28 адресына яисә дәүләт хакимияте органнарының электрон кабул итү бүлмәсенә сайты, Торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасы аша хат язарга мөмкин.
Субсидия һәм компенсацияләр бармы?
Азкеремле гаиләләр һәм шәхси затлар, әгәр аларның керемнәрендә фатир өчен түләү өлеше зур булса, субсидия алырга хокуклы. Аның шартлары, кирәкле документлар исемлеге һәм исәпләп карау өчен сылтама: http://rcspn.mintrudrb.ru/housing-subvention-calculator.
Субсидиягә гариза район социаль яклау идарәләренә яки МФЦга бирелә.
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, инвалидлар, чернобыльчеләр, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, күп балалы аз керемле гаиләләр исә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүгә дәүләттән ЕДК дип аталган айлык акчалата компенсация алырга хокуклы. Тулырак мәгълүматлар өчен сылтама: https://www.bashinform.ru/news/1486343-pyat-glavnykh-voprosov-pro-novye-pravila-vyplaty-kompensatsii-za-uslugi-zhkkh/
Фото: Pixabay.
Читайте нас: