Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 гыйнвар 2021, 12:55

Мизгелләрне саклап була...

Яңа ел чакмагышлыларга затлы бер бүләк әзерләгән булып чыкты. "Мизгелләрне саклыйк...” исемле фотокитап бу.

Яңа ел чакмагышлыларга затлы бер бүләк әзерләгән булып чыкты. "Мизгелләрне саклыйк...” исемле фотокитап бу. Ул бик үзенчәлекле ‒ бары тик фотосурәтләрдән гына тора диярлек һәм районыбызның 90 еллык юбилеена багышланган. Басмага материалларны туплау, барлау, нәшер итү өчен Реканс Ямалеев, Вадим Соколов, Ирек Усманов, Дамир Низамов, Радик Әмирханов, Светлана Шакирова, Эльвира Газизова катнашлыгындагы редакцион коллегия бик күп көч салган.
Чакмагыш үзәк китапханәсенең яңа мөдире, педагогия фәннәре кандидаты Рәсимә Зәлиф кызы Балягова белән танышып, яңа гына "табадан төшкән" басманы карадык, фикер алыштык. Китапта якташларыбыз – тәҗрибәле телеоператор, фотограф Рим Баянов һәм һәвәскәр фоторәссам Илфир Исламгазин төшергән фотолар, районның төрле дәвердәге күренешләре урын алган. Алар берничә тематик бүлеккә бүлеп бирелгән.
Бу фотосурәтләр районыбызның елъязмасын ‒ чагу тарихын барлый, әлеге чордагы сокланып туймаслык күренешләрне терки, эстетик һәм иҗади зәвык тәрбияли. Әлбәттә, бу китапка, бәлки, башка фоторәссамнарның да иҗади эшләрен кертергә мөмкин булгандыр, әмма мондый китаплар алда да нәшер ителер һәм азаккысы булмас, дип ышанабыз. Гомумән алганда, басма бик шәп һәм кызыклы!
Юлай НИЗАЕВ.
Читайте нас: