3 гыйнварда Уфада “TERRA ZIMA” фестивале кысаларында Карсылулар парады булды. Парадны Русия актрисасы һәм эстрада җырчысы Анна Семенович җитәкләде. Парад “Торатау” Конгресс-холлы каршындагы мәйданнан башланды. Чибәрләр Кыш бабай оркестры башкаруында тере музыка астында барды.
Кар кызлары парадында бөтен республикадан Аскын, Иглин, Нуриман, Ишембай, Караидел, Чишмә, Благовещен, Бакалы, Дүртөйле, Бөрҗән, Миякә, Чакмагыш, Тәтешле районнарыннан, Дәүләкән, Күмертау, Яңавыл, Стәрлетамак, Туймазы, Сибай шәһәрләреннән 400гә якын кыз катнашты.
100 мең сумлык Гран-прины Азалия Чанышева яулады.
“Мини” номинациясендә 6 яшьлек Эмилия Фәйзуллина иң яхшысы булды.
“Иң яхшы этник костюм” номинациясендә Аскын районыннан Диана Гыйльфанова җиңде. Кар кызлары парадында ул беренче тапкыр катнашты, костюмын тегүче белән бергә текккән.
Төркем зачетында Дүртөйле районы һәм Күмертау шәһәре командалары иң яхшысы булды.
Чара Анна Семенович концерты белән тәмамланды.
Иртәгә, 4 гыйнварда, “TERRA ZIMA” Яңа ел фестиваленең соңгы көне булачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бу көн “Торатау” Конгресс-холлының “Ватан” паркы мәйданы янында ат экипажлары ярышы узачак.