Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 гыйнвар 2021, 14:15

Яңа елны йөгереп башладык

"Вәгъдәләр йөгереше"ндә үзем дә махсус номер-кәгазьгә алдагы елга вәгъдәләремне һәм теләкләремне язып, дистанцияне йөгереп уздым...

Сәламәт тәндә – көчле рух! Спорт, физкультура, хәрәкәт ‒ яхшы кәеф, саулык, бәхетле һәм матур итеп яшәү чыганагы ул. 1 гыйнварда илебезнең, республикабызның төрле төбәкләрендә "Вәгъдәләр йөгереше" үткәрелде.
Бу чарага Чакмагыш халкы да бик актив кушылды. Иң башта скандинавча йөрү презентациясе үтте. Аннан марафон оештырылды. Йөгерештә яшьләребезнең дә дәррәү катнашуы аеруча куандыра. Димәк, яшь буын сәламәт яшәү рәвешен сайлый. Катнашучыларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Светлана Шакирова, Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илдар Галләмов, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе мөдире Луиза Абдрахманова сәламләп, чараны ачып җибәрделәр.
Марафонда үзем дә махсус номер-кәгазьгә алдагы елга вәгъдәләремне һәм теләкләремне язып, дистанцияне йөгереп уздым. Чара Яңа ел бәйрәменә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф өстәде. Марафончыларга кечкенә бүләкләр тапшырылды һәм янә бер елдан очрашып, нәтиҗәләр ясарга сөйләшенде.
Юлай НИЗАЕВ,
Чакмагыш районы.
Рәзилә АРСЛАНОВА фотосы.
Читайте нас: