Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 гыйнвар 2021, 13:45

Кемнән сорарга да белмәсәгез...

8 (347) 218-19-19 номеры буенча шылтыратып, коронавируска кагылышлы барлык сорауларга җавап табып була.

Ковидка каршы үзәкнең эше бәйрәм көннәрендә дә тукталмый. Биредә эшләүчеләр Башкортстан халкының шылтыратуларын кабул итә. Яңа елның беренче көннәрендә дә шылтыратулар шактый булган. Колл-үзәк 16 ноябрьдә, медицина оешмаларына ярдәмче буларак, халыкка оператив консультацияләр бирү өчен Уфа шәһәренең "Торатау" конгресс-холлы бинасында оештырылган иде.
Шулай да, операторлар әйтүенчә, декабрьдә шылтыратулар күпкә кимегән. Хәзер ярдәм сорап, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә. Кайчак социаль, коммуналь мәсьәләләр буенча консультация бирүне сорыйлар, ә кемдер психологик ярдәмгә мохтаҗ. Операторлар һәркемгә ярдәм итәргә тырыша.
Ситуацион антиковид үзәге Яңа ел каникулларында һәм алардан соң да эшләячәк. Шылтыратулар көн саен иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр кабул ителә. Телефон номеры – 8 (347) 218-19-19. Бу телефоннан госпитализация, стационар һәм амбулатор дәвалау, дару белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация алырга, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә, COVID тестларының нәтиҗәләрен, инфекциягә кагылышлы башка күп сораулар буенча җавап алырга мөмкин.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: