Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 декабрь 2020, 16:34

Татарларга – медаль

Ел ахырында Уфада Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров һәм аның урынбасары Марс Тукаев булып китте.

Кадерле кунаклар Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмаларының ел йомгакларына багышланган җыелышында катнашты. Җыелыш Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте җитәкчесе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдиннең һәм Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Римма Үтәшеваның котлау язмасын караудан башланды. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге елдагы башкарган эшләре турында видеохисап бирде. Анда районнарда узган очрашулар, чаралар яктыртылды. Вәкиллек җитәкчесе Альфред Дәүләтшин чарада бик эчтәлекле чыгыш ясады.
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров җыелышта татар оешмалары җитәкчеләре һәм активистларына бик күп бүләкләр тапшырды. Татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” билгесе җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре, галимнәр, укытучылар, артистлар, журналистларга тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Римма Үтәшева, “Берлек” оешмасы рәисе Нәфисә Акчурина, “Татарстан яңа Гасыр каналының Башкортстандагы хәбәрчесе Рузил Имамов, “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе Зөһрә Исламова, “Чал Урал” гәзитен нәшер итүче популяр җырчы Зөлфия Шәвәлиева һәм башкалар бар.
Тантаналы өлештән соң чара чәй өстәле артында дәвам итте. Анда чыгышлар җырлар белән үрелеп барды.

Фото Мунира Вафина.
Читайте нас: