Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 декабрь 2020, 16:31

“Рамазан” оешмасы халыкара чаралар уздыра

Марат Шәрипов җитәкчелек иткән “Рамазан” төрки-агарту үзәге ел ахырында бик күп чаралар уздырды.

Оешма Габдулла Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театры директоры Гүзәл Сәгыйтова белән онлайн очрашу уздырды. Анда Башкорт дәүләт университеты студентлары һәм укытучылары, “Сәләт” театры әгъзалары, татар җәмәгатьчелеге катнашты.
“Рамазан” төрки-агарту үзәге “Башкортстанның татар язучылары: Сәгыйть Рәмиев һәм ХХ гасырдагы милли мәдәният” дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырды. Оешма җитәкчесе, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, Башкортстанның опера һәм балет театры солисты, БДУ доценты Марат Шәрипов бу хакта шуларны хәбәр иттте:

“Башкортстанда туып-үскән, монда шәхес буларак формалашкан, әсәрләре милли сүз сәнгатенең алтын фондында лаеклы урын алган, милләт юлында алтын багана булып балкыган шәхесләрнең берсе, шагыйрь, тәрҗемәче, прозаик, драматург, журналист Сәгыйть Рәмиевнең тууына быел 140 ел тулды. Ни кызганыч, шагыйрьнең юбилей датасы Башкортстанда да, Татарстанда да тиешле дәрәҗәдә искә алынмады. Ә бит 1917 елга кадәр үк инде урыс һәм татар әдәби тәнкыйтендә Рәмиев эшчәнлеге әдәбиятта яңа күренеш, уникаль иҗат буларак бәяләнә. Шуны күздә тотып, Уфа шәһәренең Төрки “Рамазан” милли-агарту үзәге, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы, Уфа татар студентларының “Сәләт” музыкаль-шигырь театры С.Рәмиевнең юбилее уңаеннан Республика фәнни-гамәли конференциясен оештырдылар. Чара вакытында көтелмәгән хәл дә килеп чыкты. Zoom форматында барган бу мәҗлестә хакер һөҗүме булды. Бәхеткә каршы, һөҗүм озакка бармады.
Чараны милләтпәрвәр җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова татар халык җыры "Сакмар" белән башлап җибәрде. Төркиянең Карс шәһәрендәге Кавказ университеты доценты, шагыйрә һәм тәржемәче Чулпан Зарипова-Четин Сәгыйть Рәмиев иҗатына бүгенге көн күзлегеннән бәя бирде. БДУ доценты Рәүф Идрисов Рәмиевнең кызы Фирдәвес ханым, оныклары белән булган очрашулар хакында тәэссоратлары белән уртаклашты. Фикер алышуда БДУның Стәрлетамак филиалы доценты Илсур Мансуров та Рәмиевнең шигъри осталыгы хакында кызыклы фикерләрен белдерде. Бәйрәм вакытында Уфа татар студентларының “Сәләт” музыкаль-шигырь театры артистлары Рәмиев әсәрләре белән чыгыш ясадылар”.

Фото Мунира Вафина.
Читайте нас: