Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 декабрь 2020, 21:23

Мөнир Вафинның Яңа ел котлавы

Еллар килә, еллар китә,Гомерләр шаян икән.

Кадерле дуслар! Социаль челтәргә керүемә күп вакыт та узмады, инде меңнәрчә дусларым бар. Мин сезнең барыгызны да чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм! Сәламәт булыйк! Иң зур байлык шул дип беләм. Аның ни кадәр байлык икәнлеге сырхаулап киткәч кенә аңлашыла. Узган ел катлаулы булды. Барлык милләтләр дә зур югалтулар кичерде. Безнең татар һәм башкорт халкы да менә дигән кыз һәм егетләрен бакыйлыкка озатты. Яңа ел югалтуларсыз булсын. Сезнең барыгызга да муллык, тигезлек, шатлык телим! Алдагы елны да исән-сау бергә каршылыйк. Югалтулар булмасын.

Еллар килә, еллар китә,
Гомерләр шаян икән.
Еллар узу берни түгел,
Әмма... картаям икән.

Чәчләремә кар аклыгы
Куна да куна гына.
Хәтта мактау сүзләре дә
Үтәлми колагыма.

Күзләр дә артык кирәген
Күрмәскә тырышалар.
Аяк-куллар бик бөгелми,
Нигәдер карышалар.

Җыерчык, чаллыклар чүп ул,
Калганы хөртәймәсен.
Һаман да яшь килеш типкән
Йөрәкләр картаймасын!

Гомерләр уза икән шул,
Киемнәр туза икән.
Яшәргә хөкем ителгән
Түзгәч тә түзә икән.

Тормыш дигән галәмәткә
Мин һаман гашыйк әле.
Яшь артуга карамыйча,
Яшик тә яшик әле!
Автор фотосы.
Читайте нас: