Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 декабрь 2020, 21:14

Италиядән Яңа ел теләкләре

Яңа елда чын күңелдәнТеләгән барлык теләк.

Яңа Елда теләгән теләкләр кабул була, диләр, шуңа телисе теләкләремне онытмаска, алдан язып куям.

Яңа елда чын күңелдән
Теләгән барлык теләк.
Кабул була, шуңа күрә
Калырга кирәк теләп.

Онытмаска язып куйдым
Аларны бер кәгазьгә.
Чөнки ул көн, теләк өчен
Вакыт бирелә азга.
Иң беренче, бар кешегә
Телим исәнлек, саулык.
Тыныч күңел белән тотар
Эшләп табылган байлык.

Бөтенләйгә юкка чыксын
Таҗлы вирус дигән чир.
Парын табып кавышалсын
Җирдәге бар ялгыз ир.

Парсыз хатын-кызларга да
Табарга язсын парны.
Хотя бы буран булганда
Көрәргә баскан карны.

Ә баласыз гаиләгә
Бу ел китерсен бала.
Укучылар укысыннар
“Бишле”ләр ала-ала.

Күп булмасмы, “Мерс”, “Лексус”
Теләсәм бар кешегә?!?
Һәм, әлбәттә, “Ауди”лар да
Ярар безнең ишегә.

Дәваханә бушап калсын,
Бар чирлеләр терелеп.
Бу ел килсен иде безгә
Зур бәхеткә төренеп.

Кыз-кияүләр, оныкларым
Быел тик шатлык күрсен!
Өйләренә парлы-барлы
Иминлек кенә керсен!

Тик изге теләк теләрмен
Туганда бу Яңа ел.
Арып, талып бетте инде
Теләк яза-яза кул.

Рәмзия Шәрәфетдинова (Зиннәт)
Белешмә:
Рәмзия Сәлим кызы Шәрәфетдинова Чакмагыш районының Яңа Калмаш авылында дөньяга килгән. Техникумда белем алган. Тамьян авылы егете Радик белән гаилә корып, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бик күп еллар “Байрак” хуҗалыгында хисапчы, баш экономист, профсоюз мөдире вазыйфасын башкара. Әлеге вакытта Италиядә яши һәм иҗат итә.
2015нче елда “Күңелем чаткылары” исемле беренче үзнәшер китабын чыгарган иде. Шуннан соң аның “Чит илләрдә, ят җирләрдә”, “Күңелем хисләре”, “Канатлы хисләр”, “Тип әле син, йөрәккәем” дигән җыентыклары чыкты. Иҗатына ихласлык, җирсү, җиңелчә юмор, үзенә көлеп карау кебек үзенчәлекләр хас. Туганнарына, дусларына, якыннарына төрле бәйрәмнәр, юбилейлар уңаеннан котлаулар да иҗат итә. Күп кенә бәетләр авторы.
Чит илдә, башка мохиттә яшәсә дә, туган тел, якташлар дип җан ата, кулыннан каләмен төшерми.
Автор фотосы.
Читайте нас: