Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 декабрь 2020, 13:55

Үткән елга бәя

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елның төп казанышлары дип нинди вакыйгаларны атады? Аның өчен иң авыр хатирәләр нинди булган?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның туры эфирда матбугат конференциясе булды. Республика Башлыгы ике сәгать буе сорауларга җавап бирде. Ел нәтиҗәләре, булачак проектлар турында сөйләде.
2020 елның төп казанышлары дип, Радий Хәбиров түбәндәгеләрне билгеләде:
– "Янган-Тау" геопаркының БДБдә беренчеләрдән булып ЮНЕСКО системасына керүе;
– Владимир Путинның генерал Шәйморатовка Русия Федерациясе Герое исем бирүе;
– Русия Хөкүмәтенең Ишембай һәм Стәрлетамак районнарында "Алга" яңа махсус икътисади зонасын теркәве;
– йогышлы авырулар өчен ике госпиталь төзү;
– бик каты конкуренциядә җиңеп, дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенә федераль статус яулау.
Елның иң авыр хатирәләре дип, Радий Хәбиров коронавируска бәйле рәвештә РКБда килеп туган вәзгыятьне һәм Куштау тирәсендәге хәл-вакыйгаларны атады. Бүген, билгеле булуынча, җәмгыятьтә бу проблемалар буенча аңлау һәм килешү бар. "БСК белән вәзгыятьне хәл итү турында сөйләргә иртәрәк әле, әмма барысы да яхшы булыр, дип тынычландыра гына алам", – диде ул.
Читайте нас: