Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2020, 14:05

Республика сулышы

Бүген, 29 декабрьдә, Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның туры эфирда матбугат конференциясе булачак. Ул җирле вакыт белән 19:00 сәгатьтә башлана.

Матбугат конференциясендә узып баручы елның төп темалары тикшереләчәк, шулай ук журналистларның һәм республика халкының сорауларына җаваплар биреләчәк.
***
Киләсе 2021 елны республикада «Сәламәтлек һәм актив озак яшәү елы» дип игълан итү планлаштырыла. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 2020 елда сәламәтлек саклау системасы үсешенең якынча нәтиҗәләрен тикшерү йомгаклары буенча атналык оператив киңәшмәдә белдерде. «Кешенең тормышы һәм сәламәтлеге – һәрберебез өчен иң кадерлесе», – диде ул.
Шулай ук быелгы елның сәламәтлек саклау системасы өчен бик катлаулы булуын билгеләде. «Безнең табиблар сынауны лаеклы кабул иттеләр һәм аны бирешмиләр», – диде Радий Хәбиров. – Пандемия аркасында бик күп кеше авырый, үлә. Шуңа күрә безнең Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен 2021 елга төп бурыч – үлем очракларын киметү. 2020 елда республика медицина өлкәсен матди яктан җиһазлауга, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүгә федераль бюджеттан сизелерлек ярдәм алды. Шуңа күрә бу кризистан без нык һәм модернизацияләнгән булып чыгарга тиеш. Табибларыбызга, медицина хезмәткәрләренә, "Ашыгыч ярдәм" автомобильләрен йөртүчеләргә, фельдшерларга чын батырлыклары өчен рәхмәт!»
Төбәк башлыгы медицина хезмәткәрләрен республика шифаханәләрендә реабилитацияләү программасын эшләүне йөкләде. Радий Хәбиров шулай ук ​​Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга генерал Шәйморатов орденын тапшырды.
Чыганак: pravitelstvorb.ru.
Читайте нас: