Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 декабрь 2020, 18:30

Зөлфирә ШӘРӘФЕТДИНОВА. Пар баланнар

"Без утырткан баланның берсе саргаеп корый башлаган", дип әйткәч, ышанмыйча, нәнәй үзе чыгып карады да, агачны сыйпый-сыйпый: "Картыкаем әлегә кадәр исән булган", — дип өзгәләнеп, күзеннән борчак-борчак яшьләре тәгәрәде. “Менә нинди була ул чын мәхәббәт кичерүче татар хатыны!” — дияр идем.

Үзем олыгая барган саен әнкәйләрнең сабыр, түзем булуларына горурланам да, сөенәм дә. Караидел районының Кортлыкүл авылында яшәп гомер иткән нәнәем Тәгазимә Вилдан кызы турында балачак хатирәләремне язып үтәсем килә.
Ул 1906 елда Мрәсем авылында туып-үсә. 1921 елгы ачлык заманында авылларыннан 10 чакрымдагы, бик матур күле булган, Екатерина II салдырган юлга якын урынны сайлап, берничә гаилә күченеп килә. Шунда минем нәнәемнең гаиләсе дә була. Алар гаиләдә җиде бала үсә. Шул бергә күченгән гаиләләрнең берсеннән Миннәхмәт улы Әгъзамга кияүгә чыгып, бик матур пар булып тормыш көтәләр. Дүрт бала — өч кыз, бер ул үсеп килә. Тырышып, шатланып яшәп ятканда каһәрле сугыш башлана. Картәтиебез Әгъзамны сугышның беренче көннәрендә үк фронтка озаталар.
Кече балалары Фәридәгә 2 яшь тә тулмаган, “әти” дип танып, сөйләшә дә алмаган. Шулай кызлары Мәкълифә, Мәгазифә, Фәридә, улы Минегариф, 32 яшьлек хатыны елап кала. Алар дүрт бертуган агалары, аларның солдат хезмәтенә җитешкән ике улы авылдашлары белән илебезне немец илбасарларыннан якларга китә.
Ике яше дә тулмый калган Фәридә апа еш кына, 9 май җитсә, “Әтиебезне карарга бер фотосы да юк бит”, — дип күз яшьләрен сөртер иде.
Әтиебез Минегарифне “Әтисенә охшаган, әтисе кебек таза гәүдәле, чибәр кеше”, — ди олы яшьтәгеләр.
Картәтиебез турында “Калининград фронтында 1943 елда сугыш кырында хәбәрсез югалды” дигән кара кәгазь килә. Нәнәебез сөенә: “Үлмәгән бит, исән кеше бер кайтыр”, дип өметләнә. Күргән төшләрен юл төшенә юрый.
Без, сугыштан соң туган балалар, аларның әрнү-сагышларын ишетеп-күреп үстек. Ирләрен югалткан күпше әби-апалар кич утырырга җыелышып, кем үзе чыгарган бәетне көйләп укый, я бергә кушылып сагышлы җырлар җырлыйлар, юк кына ризыклар белән бердәм итеп чәй эчеп, сагышларын таратырлар иде.
Сугыш дигән нәрсә аяусыз, беркемне жәлләми, һәрбер йортка күпме кайгылы күз яшьләре китергән, аналарны, балаларны ятим иткән каһәрле нәрсә.
Мин бәләкәй идем әле, 6 яшьләр чамасы. Без Хадый бабай (ул яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайткан) белән Җәмниһа әбиләргә бара идек. Аларның кече уллары Мозафар язга табан балан ботакларын пыяла савытка тамыр чыгарсыннар дип утырткан. Бик матур тамыр чыгарганнар. Тәгазимә нәнәем: “Мозафар улым, ике ботак баланыңны парлап бир әле”, — дип сорап алды. Бакчабызга утыртканда: “Кызым, картәтиең исән булса, тамыр алырлар”, дип дога-теләкләр теләп утырттык.
Утырткан баланнарыбыз, чынлап та, гөрләп үсеп китте. Язын ап-ак чәчәккә күмеләләр, көзен кызарып, янып пешкән җимеш бирәләр. Язын яфраклар күренүгә балаларча олы шатлык кичерә: “Эх, исән инде, кайларда кайта алмый йөри икән, берәр чит-ят илләрдә зарыгып яшиме икән?” дип үзәкләре өзелеп, яшьләрен сөртер иде.
Бигрәк тә 9 Май җитсә, исән кайтканнар орден-медальләрен күкрәкләренә тагып, горурланып урамнан үткәндә, кимсенеп тә, юксынып та яшьләрен кояр иде. Аңа кушылып еламый ничек түзәсең?!
1969 елда 10нчы сыйныфны тәмамларга әзерләнәм. Имтиханнарга барганда бакчада нинди чәчәк бар алып барабыз. Балан, шомырт, сирень агачлары шау чәчәккә күмелгән вакыт бик истә калган.
"Без утырткан баланның берсе саргаеп корый башлаган", дип әйткәч, ышанмыйча, нәнәй үзе чыгып карады да, агачны сыйпый-сыйпый: "Картыкаем әлегә кадәр исән булган", — дип өзгәләнеп, күзеннән борчак-борчак яшьләре тәгәрәде.
“Менә нинди була ул чын мәхәббәт кичерүче татар хатыны!” — дияр идем. Шуннан бөтенләй өметен өзде. Еш чирли башлады. 68 яшендә бакыйлыкка күчте.
Авыл халкы, туганнары, кода-кодагыйлары бик хөрмәт иттеләр, әле булса яхшылыклары белән телгә алалар. Ул тирә-якка билгеле оста тегүче булды. Сарык тиресеннән толыплар, фуфайкалар сырып, бүрекләр, өч бармаклы бияләйләр теккән. Хәтта бүрек-бияләйләргә тамга тегеп, картыма эләксә иде, дип өметләнгән. “Пичтә бәрәңге киптерәм, үзем догалар укып тегү тегәм, сугышлар тизрәк бетеп, картым кайтса иде”, — дип сөйли иде. Җиңел күлмәк, башка әйберләр теккәнен санап та тормыйм. Көн-төн эш, көннәр буе басуда, кич тегү тегә, шулай җиңүне якынайта.
Гаиләнең ныклы терәге булып, соңгы юлга озатканчы, улы Минегариф һәм килене Хәлимә, аларның бер дистә балалары белән гөрләшеп, авылдашларына өлгеле ак әби булып яшәде.
Коръән укып, Коръән чыгып, Мәүлит айларында моңлы тавышы белән мәүлит мәҗлесләренә мәүлит әйтергә чакырырлар иде. Намаз, уразасын калдырмады. Килене белән икәүләп һәрбер уразаны калдырмый тотарлар иде. Белемле, вакытында мәдрәсә тәмамлаган, уңган, сөйкемле нәнәем, бакыйлыкта картәтием белән оҗмахның түрендә булырга насыйп булсын. Моңлы кешенең бәхете булмый, диләр, әллә шулай булды. Моңлы итеп үзәкләрне өздереп җырлый башлый да: “Әйдә, килен, икәү җырлыйбыз”, — дияр иде. Бик тату яшәделәр. Бик еш халык җыры “Уфа”ны җырлар иде:
Уфаларга барган чакта
Кара урманнар үтәм.
Сине сагынам, сине көтәм,
Кирәкми миңа бүтән,
дип җырлавы әле булса колакта.
Мин аның янында уралып, сугышның нинди бәхетсезлекләр китергәнен нәнәйдән, аның дусларыннан, туганнарыннан ишетеп үстем.
Тагын да шундый хатирә уелып истә калган. Безнең авыл аша тирә-як авыллардан армия сафларына алынганнар кыш — атлы чаналарга, яз-җәй киткәннәр арбаларга тезелешеп утырып, гармуннар уйнап, җырлап, кулъяулыкларын болгый-болгый, районга военкоматка баралар. Озатып калучылар да һәммәсе үтәрләр иде. Бәләкәй чактан ук: армиягә киткән кеше сугышка китә, ул әйләнеп кайтмый, дигән уй башта калган, шуңа тәрәзә пәрдәсенә яшеренеп, “бу кешеләр исән кайтсалар иде”, дип елап кала идем.
Бу ачы, каһәрле сугыш ничә буын кешеләре йөрәгенә әрнетеп тоз салган, күпме бала ятим үскән, сөеп-сөелеп яшисе хатын-кызларны тормыш авырлыгына күмгән, “өзелеп яратам” дигән сүзне ишетмичә кыз булып картайган апаларыбыз сагышлы, әрнүле гомер кичерде. Нәнәйләрнең, әби-апаларның ничек аһ-зар кичергәннәрен ишетеп үскәнгә, сугышның никадәр куркыныч булуы, ачлык, ялангачлык, бәхетсезлек, күз яшьләре китерүе күңелгә сеңгән.
Тынычлыкның, тормышыбызның матурлыгына сокланып, шөкер итеп яшәсәк иде. Безнең илебез халкы ничә сугыш кичергән, күпме кайгы, югалту, җимереклек. Барын да җиңеп чыккан. Батыр, данлыклы халкым белән горурланам!
Раббым, безгә, балаларыбызга, оныкларыбызга беркайчан да сугыш дигән каһәрле нәрсәне насыйп итмә. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булса иде.
Нуриман районы.
Читайте нас: