Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 декабрь 2020, 19:20

Ышанычка уен аша

Балалар өчен ышаныч телефоны психологлары файдалы онлайн-уен уйлап тапкан.

Русиядә 2010 елдан Балалар өчен ышаныч телефоны (8-800-2000-122) эшләп килә. Ул авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды инициативасы белән гамәлгә куелган иде. Быел, Ышаныч телефонының унъеллыгы уңаеннан, биредә эшләүче­ психологлар «В поисках Башни» дигән онлайн-уен уйлап тапты.
Ышаныч телефоны хезмәткәрләре ун ел дәвамында 10 миллионнан артык шалтырату кабул иткән. Хезмәтнең төп принциплары ­–­­­­ анонимлык, конфиденциальлек, бушлай булу һәм консультант-психологларның югары профессионализмы.
«В поисках Башни» онлайн-уены исә ситуацияләре катлаулы карарлар кабул итүгә нигезләнгән. Һәм ул яшүсмерләрдә зур кызыксыну уяткан. Балалар мөстәкыйль рәвештә яки педагог-психологлар җитәкчелегендә серле Ак Башняны эзли һәм үзләрен дөньяга ышанмау вирусыннан коткаручы герой-яклаучы ролендә сынап карыйлар. Кызыклы сюжетка тирән мәгънә яшерелә: кейсларны хәл итү барышында яшүсмерләр үз характерларының көчле һәм йомшак якларын төшенәләр, үзләре сайлаган карарларның нинди нәтиҗәгә китерүен аңлыйлар, шулай ук башка кешеләргә ышанырга өйрәнәләр.
«В поисках Башни» онлайн-уенына сылтама: https://telefon-doveria.ru/vpoiskahbashni/
Читайте нас: