Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 декабрь 2020, 00:36

Сагышлы Яңа ел

Өй чүп-чар белән тулы, ә күз һаман туймый. Бәлки Италиядәге кебек тәрәзәдән томырыргадыр?

Бер авторыбыз шундый хат язып җибәрде:
“Чүп-чарга баттым әле. Муеннан. Өйдә ремонт башлаган идек. Кызның бүлмәсеннән җиһазларын, киемнәрен, кирәк-яракларын чыгарып тездек. Өй тулды. Ә үзе кияргә кием юк дип сукрана. Барысын да кире бүлмәмә кертмим, ныклап сортировать итәм ди. Калганын кая куясы булыр инде? Аптыраган. Башка бүлмәләрдә дә шул ук хәл. Шкафлар, тартмалар шыплап тулган. Кием-салым, кеше саен күпме аяк киеме, ташларга жәлләгән, кирәге чыгар әле дип саклаган әйберләр, табак-савыт, бәйрәм саен бирелгән вак-төяк сувенирлар, сыңар савыт-саба бүләкләр, чаңгылар, конькилар. Бар да кирәк кебек. Авылга кайтсам, анда да шул ук хәл. Дөнья тулган. Күптән мал-туар асралмаган абзар эче дә, мунча башы да шыгрым тулы. Муллыкта яшибез, Аллаһка шөкер. Балалар кечкенә чакта адым саен уенчык алуны чикләгән идем инде, кием-салым рәтләре тирәсеннән дә тынычрак узарга тырышам, очы-кырые күренмәгән кибет киштәләренә дә сыймаган барлык әйберне өйгә ташып бетереп булмый бит инде! Күп булган әйбернең кызыгы да калмый, кадере дә булмый. Исраф итү дә хәерле гамәлләрдән саналмый.
Яңа ел җитә. Кибетләрдә ерып чыккысыз әйбер, нәрсә алырга, ничек сайларга белгән юк. Киштәләр буйлап бер-ике рәт узуга башлар әйләнә, уйлар чуала башлый. Кирәк әйбереңне дә алырга онытып чыгып китәсең. Ә урамда бер абзый без бәләкәй чактагы пыяла чыршы уенчыклары сатып утыра. Йөрәк чеметеп куя, моңсу булып китә. Бездә дә бар иде шундый пыяла чыршы уенчыклары.
Кар бабай, чыршы күркәсе, сәгать, төрле җәнлекләр. Һәрберсе якын, кадерле. Әти урманнан чыршы алып кайта, аның купшылыгыннан, матурлыгыннан тылсымлы бәйрәм рухы башлана, хуш исе бөтен өйгә тарала. Әни тартма белән уенчыклар күтәреп керә һәм шуларны берәм-берәм сак кына алып чыршы бизәү башлана. Рәхәт, күңелле! Ниндидер могҗиза булачагына һичшиксез ышанасың.
Икенче көнне кечкенә туганымны чанага утыртып бездән зуррак абый-апаларга аларның бизәлгән чыршыларын карарга барабыз. Бераз вакыт үтүгә, өйгә кайтасы килә башлый, чөнки өйдә үзебезнең чыршыбыз бар. Шундый горурлык хисләре белән өйгә кайтып китәбез. Менә шундый күңелгә уелып калган хатирәләр. Еллар узгач безнең балалар тау-тау булып өелгән кием-салым, уенчык арасыннан кайсы уенчыгын, кайсы күлмәген истә калдырып шулай моңсуланып утырыр микән?
Шулай да абзый сатып утырган пыяла уенчыкларны тартмасы белән сатып алып күтәреп кайттым әле. Һәрберсен сак кына алып юып-сөртеп куйдым. Өйдәге чыршы бизәлгән инде, теге матур, җансыз пластик уенчыклар белән. Боларының да кирәге чыгар әле”.

Фото: svoimi-rukami-da.ru
Читайте нас: