Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 декабрь 2020, 14:05

Чыршы, чыршы, без сине...

Бүген Башкортстанда «Йомшак чыршыкай һәм бүләкләр көне».

Яңа ел бәйрәмен русиялеләр елның-елында зурлап үткәрә. Бүген Башкортсанда да Яңа ел календаре чаралары башланды. Беренче көн, ягъни 25 декабрь, чыршы һәм бүләкләргә багышланган. Шуңа күрә ул «Йомшак чыршыкай һәм бүләкләр көне» дип атала да. Уфада һәм башка шәһәрләрдә, районнарда балаларны тәбрикләячәкләр һәм аларга республика Башлыгы һәм муниципалитетлар башлыклары исеменнән яңа ел бүләкләре тапшырачаклар. Бөтен дөньяда таралган коронавирус пандемиясе сәбәпле саклык чаралары күрелә: бәйрәмнәр ачык һавада – боз шәһәрчекләрендә узачак. Моннан тыш, чыршы һәм Яңа ел бүләкләре ярминкәләре эшләве дә көтелә. Бүген шулай ук «Игелекле Яңа ел» хәйрия акциясе оештырыла, аның кысаларында инвалид балаларны өйләренә барып тәбрикләячәкләр. Кич белән исә костюмлы йөрешләр узачак. Һәр шәһәрдә һәм районда үткәрелә торган чараларның җентекле исемлеген «Башкортстанның мәдәни дөньясы» порталында урнаштырылган Яңа ел календаре-2021 дә (сылтама: https://www.kulturarb.ru/ru/kalendar-meropriyatij-2021) табарга була.
Читайте нас: