Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 декабрь 2020, 02:30

Алдагы елда айныткычлар кабат ачыла!

“Чистай хәерчесе” кебекЧыгар бәндәләр аннан.

1 гыйнвардан Русиядә медвытрезвительләр, ягъни айныткычлар тергезеләчәк. Русия Дәүләт думасы бу хакта канун кабул итте. Аңа ярашлы, айтыткычта кунып чыгу бәяләрен төбәкләр үзләре хәл итәчәк. Русия буенча бер төн куну якынча 1500 сум торыр дип көтелә.
Айныткычлар 2011 елда бетерелгән иде. Ел саен эчкечелектән 50 мең кеше үлә. Ләкин бу гына эчкечелекне җиңәргә ярдәм итәр микән? Дөрес, аларның 8-10 меңе кышын туңып үлүчеләр. Наркологик сәламәтлек институты җитәкчесе Олег Зыков заманча дәүләттә айныткычлар булырга тиеш түгел дип саный. Аның сүзләренчә, махсус хезмәтләр исерекләрне йортларына кайтарып куярга тиеш. Әлбәттә, исерекләр хисабына. “Тулпар”ның даими авторы Әлиф Галимов бу темага шигырь дә язарга өлегергән.

АЙНЫТКЫЧЛАР АЧЫЛСА

Кем башына җитте икән,
Айныткычлар ачарга?
Парламентта кайберәүләр,
Килгән шундый карарга.

“Кунакханәләр” ачылса,
Харап бит, безнең эшләр!
Салып йөрүләр шәһәрдә
Бик тә кыйбатка төшәр.

Анда кеше үзе кермәс,
Тик көчләп китерерләр.
Төн кунарга коры тапчан
Һәм одеал бирерләр.

Түлим диеп, хафаланма,
Акыл кергәч иртәнгә.
Күпме генә капшасаң да,
Акчаң булмас кесәңдә.

Чөнки һәрбер кесәләрне
Шәп чистарткан булырлар.
Ә үзләре белмәгәндәй
Күзгә карап торырлар.

Күзаллап кына язсам да,
Чамалап була алдан.
“Чистай хәерчесе” кебек
Чыгар бәндәләр аннан.

Олигарах, депутатта –
Аларда да бар авыз.
Әмма ләкин айнтыкычта
Капмас андый бер явыз.

Чираттагы акча җыю,
Мәсхәрәләү ханәсе.
Исерек илне төн кундырып
Айныталар янәсе.

Фото: yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=медвытрезвитель
Читайте нас: