Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2020, 13:15

Өлкәннәргә саклану кирәк

80 яшьлек Татьяна Пикалова коронавирус белән ничек авырый башлавын искә төшерергә дә курка.

2020 елның 19 декабрендә Стәрлетамакта яңа инфекция хастаханәсе ачылган иде. Хәзерге вакытта коронавируслы пациентларны дәвалау өчен бинаның бер ягы эшләтеп җибәрелгән, анда Стәрлетамакның йогышлы авырулар хастаханәсенең барлык табиблары һәм шәфкать туташлары күченгән. Әлегә 42 кеше өчен 14 бокс эшли. Башка корпусларны сафка бастыру белән, госпиталь бөтен йогышлы авырулар буенча үзәк булачак. Башинформ хәбәрчесе Розалия Вәлиева хастаханәдә, “кызыл зона”да булып, табиблар, авырулар белән аралашкан (Тулырак: https://www.bashinform.ru/news/1539225-sterlitamakskiy-kovid-gospital-prinyal-pervykh-patsientov-spetsreportazh-iz-krasnoy-zony/).
Авыр хәлдә госпитальгә кергән 80 яшьлек Татьяна Пикалова (Розалия Вәлиева фотосы) табибларга рәхмәтле. Докторлар аңа ике яклы үпкә ялкынсынуы диагнозы куйган. Аның хәле инде җиңеләйгән, ютәле беткән, кәефе яхшырган. “Искә төшерергә дә куркыныч. Аппетит юк, ютәл, температура. “Ашыгыч ярдәм” хастаханәгә алып килде һәм, ниһаять, монда. Барысы да бик яхшы! Табиблар молодцы: ярдәмчел һәм игътибарлы. Рәхмәт!” – ди ул.
***
Билгеле булуынча, коронавирус инфекциясен балалар, яшьләр чагыштырмача җиңел үткәрә. Ә менә хроник авырулары булган кешеләрнең һәм 65 яшьтән өлкән яшьтәгеләрнең хәле кискен авыраеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә аларга саклык чараларына бигрәк тә җаваплы карау мөһим. Күп кеше булган урыннарга барудан, кунакка йөрүдән тыелып торырга кирәк, кибеткә, аптекага барганда, җәмәгать транспортына утырганда битлек кию мотлак.
Читайте нас: