Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2020, 18:45

Салават Фәтхетдиновның бәясе төшә

Яшь йолдызларның бәясе артуга, “картрак” йолдызларның сүнүгә бара.

Татар-башкорт эстрадасы йолдызларының Яңа елның корпоратив кичәләренә бәяләре билгеле булды. Тикшеренүне “Реаль вакыт” басмасының аналитик хезмәте үткәрде.
Аңа караганда, быел иң кыйммәтле башкаручы Элвин Грей. Аның бер сәгатьлек чыгышы 600-700 мең сум күләмендә бәяләнә. Бер ел элек ул кич буе тир түккәне өчен 1-1,5 миллион сум акча сорый иде. 2017 елдан аның гонорары 3,5 тапкырга артты.
Корпоратив чыгышларның кыйммәтлеге буенча икенче урынны җырчы Ришат Төхвәтуллин яулады. Быел ул үз иҗатына гашыйкларга 500 мең сумга төшәчәк. 2019 елда ул 150 мең сумга чыгыш ясый иде, аның белән чагыштырганда хаклар өч тапкыр арткан.
Бу исемлектә өченче урынны Салават Фәтхетдинов били. Ул 40 минутлык чыгыш өчен 250 мең сумнан 350 мең сумга кадәр бәя ала. Аның бер сәгать концерты өчен бер миллион сум акча таләп иткән вакытлар да булды. Шулай итеп, яшь йолдызларның бәясе артуга, “картрак” йолдызларның сүнүгә бара.
Русия йолдызларына хаклар коточмалы. Мәсәлән, Франкфуртта яшәүче Юра Шатунов – 3 миллион 200 мең сум, Руки вверх – 3 миллион, Сергей Трофимов – 1,5 миллион, УмаТурман 1 миллион ала.

Фото: yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=Салават%2C%20Эльвин
Читайте нас: