Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2020, 18:30

Эшләү өчен дә хокук кирәк

Мигрантлар патент алырга тиеш. Юкса, аларны һәм эш бирүчеләрне штраф көтә.

Уфада төзелеш-ремонт компаниясенең эшчәнлеген туктатканнар. Сәбәп – биредә легаль булмаган хезмәткәрне эшкә алган булганнар. Коронавирус пандемиясе булуга карамастан, мигрантлар илгә килү җаен таба һәм кайберләре патент алырга ашыгып бармый. Предприятие җитәкчеләре исә аларның патенты булу-булмавы турында кызыксынырга "оныта" яисә теләми. Нәтиҗәдә, һәр ике як та зыян күрә.
Легаль булмаган хезмәткәрне эшкә алгу факты миграция турындагы законнарның үтәлешен тикшергәндә ачыкланган. Төзелә торган объектларның берсендә полиция хезмәткәрләре идән җәюче эшчене очраткан. Кыргызстаннан килгән 28 яшьлек ир-егетнең Русия Федерациясендә эшләү өчен патенты булмаган. Нәтиҗәдә, "СтройИнвест" компаниясенең (Уфада шундый ук исемле берничә юридик зат эшли) эшчәнлеген унбиш тәүлеккә туктатып торганнар. Ләкин бу төр хокук бозу өчен җәза шактый каты. Суд 400 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф салу җәзасын сайлый ала. Легаль булмаган хезмәткәрне исә биш мең сум штраф һәм илдән чыгарып җибәрү көтә.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: