Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2020, 21:03

Дошманыңа журнал яздыр һәм үч ал!

Ул аерылалмый укып эшкә соңга калсын. Укый-укый күзе бозылсын. “Тулпар”дагы кызык-мызыктан көлә-көлә эче катсын.

Кадерле дуслар! Алдагы – 2021 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу тәмамланып килә. Татар акылы төштән соң диләр, гадәттә, гәзит-журналларга язылуны соңгы көнгә кадәр сузарга өйрәнгәнбез. Әйдәгез, кич җиткәнче язылып калыйк!
“Тулпар” ике айга бер нәшер ителә. Матбугатка язылу хакларының яртысын аларны тараткан өчен почта ала. Ай саен чыгуга караганда ике айга бер чыгу нәтиҗәсендә безгә язылу бәясе коточмалы кыйммәт түгел.
“Тулпар” ул иң яхшы повесть һәм хикәяләр. Шигырьләр һәм сатира-юмор. Сәнгать, хикмәти хәлләр, сәламәтлек, аш-су... Хатын-кызлар өчен “Ак калфак”, балалар өчен “Тузганак” кушымталары... Алдагы елдан журналның һәр санында сезгә нинди язмаларның ошавы-ошамавы, нәрсә укырга теләвегез турында анкета биреп барырга җыенабыз. Димәк, эчтәлекне яхшырту сезнең кулда булачак. Әйдәгез, бергә булыйк!
Безгә почтага бармый интернет аша да язылырга була. Моның өчен безнең rbsmi.ru сайтына керергә һәм “Язылу” дигән урынга басарга кирәк. Шулай ук электрон рәвештә дә алдырырга була. Ул урын алмый, бөгәрләнми-ертылмый, май таммый, аны гомер буе саклап һәм ачып укып була.
Кайчандыр совет чорында туган телдә берничә рәсми гәзит һәм журналлардан башка басмалар чыкмый иде. Үзгәртеп-кыру чорында элек хыялланырга да мөмкин булмаган гәзит һәм журналлар нәшер ителә башлады. Ләкин алар мәңгелек түгел, киләчәкләре тиражларына, сезнең аларга бүген язылуыгызга бәйле. Ә бит аларның күпмесе көрәшеп, яулап алынган. Бер ябылса, кире ачып булмаячак.
Туганнарга, дусларга бүләк бирешү гадәте бар. “Тулпар” да зур бүләк. Ярты ел буе рухи азык килеп тора дигән сүз.
Дошманыңа журнал яздыр һәм үч ал. Ул аерылалмый укып эшкә соңга калсын. Укый-укый күзе бозылсын. “Тулпар”дагы кызык-мызыктан көлә-көлә эче катсын.

Фото Мунира Вафина.
Читайте нас: