Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2020, 22:28

Стәрлетамакта яңа COVID-госпиталь сафка керде

Бүген Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә өр-яңа COVID-госпиталь ачылды. Төзелеш эшләре 10 октябрьдә башланган иде. Яңа хастаханә рекордлы вакыт эчендә – ике айда әзер булды.

Бүген Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә өр-яңа COVID-госпиталь ачылды. Төзелеш эшләре 10 октябрьдә башланган иде. Яңа хастаханә рекордлы вакыт эчендә – ике айда әзер булды.
Төзүчеләрне һәм медицина персоналын тәбрикләр өчен Стәрлетамакка бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Камкин, Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Валерий Рязанский, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, төбәк Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин килде.
– Кешеләрнең гомеренә ниндидер куркыныч янаганда без тиз җыенып шундый кирәкле һәм заманча хастаханәләрне сыйфатлы итеп төзи беләбез. Гомумән, ел авыр булды, бюджетка күп авырлыклар килде, ләкин безнең беркайчан да сәламәтлек саклау өлкәсенә бу кадәр игътибар бүлгән юк иде. Быел онкодиспансерның хирургия корпусын файдалануга тапшырдык, кардиодиспансерны төзеп бетереп киләбез, балалар гематология һәм онкология үзәген төзүгә тотындык, Республика клиник хастаханәсе поликлиникасын һәм районнарда ике шундый ике дәваханә төзүгә керештек, яңа йөз фельдшер-акушер пункты ачтык, хоспис төзибез. Бу безнең сәламәтлек саклау системасы һәм, иң беренче чиратта, табиблар алдындагы бурычыбыз. Алар бүген коронавирус белән көрәш фронтының алгы сызыгында. Күп табиблар үзләре дә чирләде, кайберләрен бөтенләйгә югалттык.
Алга планнар зур. Русия Президенты һәм Хөкүмәте карары белән республика 2025 елга кадәр беренчел медицина ярдәме тармагын үстерүгә 16 миллиард сумга якын ярдәм алачак. Бу безнең сәламәтлек саклау системасын ныгытырга тиеш. Без пандемиядән көчсезләнеп түгел, ә, киресенчә, үзебезне күпкә көчлерәк һәм ышанычлырак итеп тоеп чыгарга тиеш, – диде Радий Хәбиров.
COVID-госпитальне төзүгә Башкортстан бюджетыннан 2,19 миллиард сум акча бүленде. Шуның 1,4 миллиард сумы – төзелеш-монтаж эшләренә, 795,6 миллион сумы медицина җиһазлары, мебель, хуҗалык инвентаре һәм автотранспорт сатып алуга тотылды.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: