Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2020, 18:00

БДПУ волонтерлары актив

Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУда декабрь башында “Руссия студенты-2020” бөтенрусия студент клублары фестивале үтте.

Ачылу тантанасында Азат Бадранов, Кантемир Хуртаев, Александр Ильченко, Алмаз Мостаев кебек абруйлы шәхесләр катнашты.
Экспертлар тарафыннан тематик чыгышлар ясалды, кызу әңгәмә кабынды. Дискуссия илебезнең милли идеясе, студентлар клублары арасындагы дуслык һәм элемтә турында барды. Шулай ук шәхес үсеше, рухи һәм иҗтимагый кыйммәтләр, милләтара мөнсәбәтләрдәге стереотиплар хакында фикер алушулар булды. Спикерлар үзләренең тормыш һәм эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, студентларның сорауларына җавап бирделәр.
Чарада Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУның һәм университетның педагогия көллияте волонтёрлары штабы да катнашты. Булдыклы егет-кызларыбыз фестивальне үткәрүдә үзләренең зур гына өлешләрен керттеләр. Алар һәр эштә, юнәлештә актив. Күпләре коронавирус пандемиясенә каршы чараларда катнаша (тулырак: https://vk.com/wall-35167833_7720).
Гомумән алганда, фестиваль уңышлы, кызыклы һәм бик тә мавыктыргыч узды. Шулай ук пандемия шартларын исәпкә алып, саклану чаралары үтәлде.
Юлай НИЗАЕВ.
Читайте нас: