Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2020, 12:05

Әбҗәлилдә фаҗига: 11 кеше янып үлде!

Бүген төнлә Башкортстанның Әбҗәлил районы Ишбулды авылында урнашкан картлар йортында чыккан янгында 11 кешенең гомере өзелде. Тулырак – сайтта!

Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы Илдар НАФЫЙКОВ “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына фаҗиганең ни рәвешле булуы турында түбәндәгеләрне хәбәр итте:
– Төнге 2 сәгать 54 минутта янгын бүлегенә 1960 нчы елларда төзелгән бинада янгын чыгуы турында хәбәр килде. Анда 16 кеше булган. 3 сәгать 17 минутта бирегә Хәлил авылының ирекмән янгын сүндерү командасы килеп, эшкә кереште. Уттан алар 5 кешене чыгара алдылар. Янгын турында хәбәр итүче корылмалар булуга карамастан, 11 кешене коткарып булмады. Әле районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән, – диде район башлыгы.
Әлеге бинада 2019 елдан Мәрхәмәтлелек йорты урнашкан булган. Анда караусыз калган картлар тәрбияләнгән. Фаҗига төнендә биредә кизү торган сиделка үз гомерен аямыйча, 3 картны коткара алган. Аның сүзләренә караганда, янгын бинаның верандасында чыккан.
– Янгын турында хәбәр итүче корылманың тавышын ишетеп, веранда ишеген ачып җибәрүем булды, ә анда барысы да утта. Төтен сулышымны буды. Барысын да уятырга йөгердем: беренче катта да, икенче катта да. Төп чыгу юлы киселгән иде – анда барысы да яна. Тәрәзәне ачып җибәрүем булды – ялкын тагы да дөрләп китте. Кешеләрне уятып, селкетә, үз өстемдә ташый башлавымны хәтерлим. Белмим, ниндидер гаҗәеп көч кереп өч өлкән ир-атны тәрәзәдән тышка ыргыттым. Иң өлкәне 78 яшьлек карт иде, мин аны тартып чыгара алганмын. Кардан яланаяк чабып йөрүемне хәтерлим: пешеп беттем, аякларым киселде. “Ашыгыч ярдәм” килеп карады инде. Бик кызганыч, моңа кадәр барысы да яхшы иде бит.
Сиделка шулай ук әби-бабайларның аякта булсалар да, үзләре генә начар хәрәкәт итүләрен аңлатты. Аның сүзләренә караганда, аларны “Мәрхәмәтлелек йорты” на балалары һәм туганнары урнаштырганнар.
Фаҗига урынына Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ юнәлде. Тикшерү комитеты янгын сәбәпләрен ачыклау эшләренә кереште.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: