Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2020, 16:03

11 кеше көлгә әйләнгән

Картлар йортында яшәүчеләр пенсияләренең 75 процентын йорт карамагына тапшырып барганнар. Акча җыеп утыручылар аларның хәвефсезлеген тәэмин итә алмаган.


Картлар йорты хезмәткәре янгын турында сөрән салу җиһазы (сигнал) тавышын ишетеп, үзе уянганнан соң бинадагыларны уятып, өч кешене тәрәзә аша чыгарыша һәм үзе дә котылып калырга өлгерә. Беренчел хәбәрләргә караганда, бинада картлар йорты хезмәткәренең кызы да булган, ул да чыгып өлгергән.
Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, бина шәхси торак йорт буларак файдаланылган, йортта ике төтен хәбәрчесе урнаштырылган, янгын сүндерү җайланмалары булмаган.
Әлеге бина мәрхәмәтлек йорты буларак теркәлгән. Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Йосыпов сүзләренә караганда, картлар йорты кануный эшләгән, тик анда өлкәннәр көндез генә булырга тиеш.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фаҗига булган урында булып, оператив штаб утырышы уздырды. Анда ул республикада шундый 21 ширкәт барлыгын әйтте һә комиссия оештырып, аларны тикшерергә кушты.
Картлар йорты шәхси ширкәт. Анда яшәүчеләр пенсияләренең 75 процентын йорт карамагына тапшыра. Акча җыеп утыручылар аларның хәвефсезлеген тәэмин итә алмаган. Тикшерүчеләр пансионат хуҗасы Рәсимә Махияновадан сорау алган, әлеге эш буенча җинаять эше ачылган.
Мәрхүмнәрен иң өлкәненә – 80, иң яшенә 57 яшь булган. Картлар йортында яшәүчеләрнең барсының да туганнары, балалары бар. Түбәндә мәрхүмнәрнең исемлеген тәкъдим итәбез:

1. Усманов А. З., 1940.
2. Байтурин Т. Н., 1950.
3. Яумбаева З. А., 1951.
4. Мөхетдинов Б. Т., 1953.
5. Бикбердин Ф. З., 1954.
6. Создашова Р. М., 1956.
7. Абдуллина З. Н., 1956.
8. Сайгафаров Р. А., 1957.
9. Шагалина В. Г., 1958.
10. Хәкимов М. К., 1960.
11. Вәлиев Д. Х., 1963.

Фото: МЧС РБ.
Читайте нас: