Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2020, 13:42

Башкорт дәүләт университетында – гыйльми җыен!

Бүген Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы онлайн-рәвештә “Татар теленең актуаль мәсьәләләре” дип исемләнгән VIII Бөтенрусия гыйльми-гамәли конференциясен үткәрде. Гыйльми җыен бөтен гомерләрен әлеге кафедрага багышлаган филология фәннәре докторы, профессор, язучы Үзбәк Ибраһим улы ГЫЙМАДИЕВның тууына – 100 һәм кафедраның әлеге мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Алмас Галимҗан улы ШӘЙХУЛОВка 75 яшь тулуга багышланды.

Пленар утырышта биш доклад тыңланды. Алар арасында БДУның татар филологиясе кафедрасы доценты Рәүф ИДРИСОВның вакытсыз арабыздан киткән галим һәм язучы Үзбәк Гыймадиевның тормышына һәм иҗатына багышланган “Талантлы журналист, остаз галим, зыялы шәхес” дип аталган чыгышы, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты профессоры, филология фәннәре докторы Илшат НАСИПОВның һәм доцент, филология фәннәре кандидаты Нурия ХӘЛИУЛЛИНАның күренекле тюрколог Алмас Шәйхуловның гыйльми эзләнүләрен төрле яктан анализлаган “А.Г.Шайхулов – татар теленең гыйльми һәм уку сүзлекләре авторы” һәм “Бертамырлы тамыр нигезләренең идеографик сүзлеге – алтай компаративистикасындагы сүзлекләрнең яңа тибы” исемле докладлары бар иде. “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары, БДУ доценты Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның чыгышы Идел-Урал буе халыкларының фольклоры контекстында Башкортстан татарларының халык авыз иҗатын тикшерүгә багышланды. Руфина ГАЛИМЬЯНОВА исә үз чыгышында мәктәпләрдә укыту барышында кейс-технология һәм аны куллану мөмкинлекләрен анализлады.
Пленар утырыштан соң конференция үз эшен ун секциядә дәвам итте. Анда татар тел һәм әдәбият гыйлеменең көнүзәк мәсьәләләре, төрки халыклар әдәбияты һәм фольклоры, милли телләрне өйрәнүнең социолингвистик аспектлары, аларны саклау, мәдәниятара бәйләнеш, лингвокультурология, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укыту барышында яңалыклар тикшерелде.
Катнашучылар гыйльми җыенның югары фәнни югарылыкта үтүен билгеләп, киләчәктә дә галим-голәмә арасында аралашуларны киңәйтү кирәклеген ассызыкладылар.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: