Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2020, 22:35

Күмәк күтәрсә, күлне күчерер

«Сәхибҗамал»лар нинди эшләр башкарган?

Башкортстан татар хатын-кызларының «Сәхибҗамал» иҗтимагый оешмасы әгъзалары очрашып, үткән айлардагы эшчәнлеккә йомгак ясады. Пандемия сәбәпле, чараның вакыты чикләнгән иде, шулай ук гүзәл затларыбыз барлык саклану чараларын үтәргә тырышты. Әлбәттә, бик сагынылган, сөйлисе, уртаклашасы сүзләр, яңалыклар бик күп җыелган иде. Иң тәүдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Конгрессның рәхмәт хатларын, бүләкләрен тапшырды. «Сәхибҗамал» оешмасы җитәкчесе Флүсә Назаргулова шулай ук иң актив ханым-туташларны билгеләп үтте.
Һәркем үз эшендә, яшәгән я туган ягында нинди дә булса иҗтимагый эш башкарырга, җәмгыять өчен файдалы һәм кирәкле гамәлләр үтәргә омтылган. «Ихлас» мәчете альманахының затлы яңа саны дөнья күргән. Дилә Булгакова композиторлар белән өр-яңа җырлар иҗат иткән, Миякә районыннан Әлфия Булат белән Рәсимә Мостафина яңа китапларын чыгарганнар. Гөлүзә Гаскарова мәдәрәсәдә алган белемнәрен яшь буын белән уртаклашкан. Гафури районының Ялгызкаен авылында яшәүче милләттәшләребез «Ике аккош» конкурсында катнашкан, һәм башкалар, һәм башкалар... «Кызыл таң» гәзите журналисты Резеда Вәлитова һәркемне республикада татар телендә нәшер ителүче басмаларга язылырга өндәп, флешмобта катнашырга чакырды.
Чара ахырында «Кызыл таң» гәзите хезмәткәре Зөһрә Исламованың «Бәхет ачкычы», «Энҗе чәчәк» үзнәшер китаплары презентациясе булды. Авторның кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде, ә кызы Кадрия Исламова исә матур җыр бүләк итте.
Очрашуда шулай ук ТНВ иҗат төркеме дә эшләде һәм репортажны зәңгәр экраннардан да күреп булыр, дип уйлыйбыз.
Читайте нас: