Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 декабрь 2020, 14:20

Саңгырау таксист эшенә кайтты

Өч бала атасы хезмәт хаксыз торып калган иде.

Октябрь аенда Уфадагы “Яндекс. Такси” хезмәтендә эшләгән Салават Салихов эшсез калган иде. Аңа берничә тапкыр эш урынының хәвефсезлек хезмәте шалтыраткан, Салават ишетмәү сәбәпле, телефонны алмаган. Шуннан аны диспетчердан заказ бирүне өзеп куйганнар, хезмәт хакы хисабын япканнар. Нәтиҗәдә өч бала атасы хезмәт хаксыз торып калган иде.
Ул такси хезмәтендә 2015 елдан эшләгән, аның тумыштан ишетмәвен хезмәткә алганда белгәннәр һәм махсус билге куйганнар. Диспетчер такси чакырткан пассажирларга ишетми торган таксист хезмәтләндерәчәген әйткән. Пассажирларның такси йөртүче белән язышып аңлашу мөмкинчелеге булган. Хезмәт иткән урынында Салаватның рейтингы югары – ул мөмкин булган 5 баллдан 4,9 балл җыйган булган. Шулай булуга карамастан, эшсез торып калган иде.
Салават Уфада гаделлек таба алмагач, Мәскәүгә барып “Яндекс. Такси” җитәкчелегенә үзенең ишетмәве сәбәпле, телефонны алалмавы, шуның аркасында эшсез калуы турында сурдотәрҗемәче аша аңлатып караган. Ләкин аңлашу тапмаган. Шуннан саңгырау һәм начар ишетүчеләрнең хокукын яклаучы Мәскәүдә яшәүче Нина Романовичка мөрәҗәгать иткән. Хокук яклаучы матбугатка чыга, Change.org та петиция оештырыла. Анда Салаватны яклап алтмыш меңгә якын имза җыелган. Нәтиҗәдә “Яндекс. Такси” хезмәте мәсьәләне уңай хәл итте. Аңа эшләмәгән 42 көне өчен 52 665 сум акча түләнде.
Шулай итеп, җәмәгатьчелек фикере дә көчкә ия булуын күрсәтте.

Фото: iphones.ru
Читайте нас: