Коронавирустан соң өзлегүләрнең күпчелеге артериаль кан басымының үзгәрүе белән бәйле икән. Бу хакта "Лента.ру" басмасына иммунолог-аллерголог Владимир Болибок сөйләгән.
"Мин барлык пациентларда шуны күзәтәм – бөтен организмдагы кан тамырлары стенкаларының сыгылмалылыгы кимү һәм шул сәбәпле артериаль басымның артуы, – ди табиб. – Васкулитлар – тамырларның эчке тышчасы ялкынсынуы. Вак тамырлар тирәсендә ялкынсынган күзәнәкләр кала. Һәм вакыт узу белән бу күзәнәкләр коллагенның үсүен китереп чыгара, нәтиҗәдә, тамырларның сыгылмалылыгы югала".
Бу халәтнең күпме вакыт дәвам итәрен әйтүе кыен, ди табиб. Ул шулай ук, пациентның кайсы әгъзасы зыян күререн алдан әйтеп булмый, дип ассызыклады: "Бөтен организм зыян күрергә мөмкин. Һәм моның белән нишләргә – әлегә беркем дә белми торгандыр".
Коронавирус инфекциясе белән бәйле вәзгыять катлаулы кала. Башкортстанда соңгы тәүлектә янә 146 кешедә вирус ачыкланган. Кеше күп җыелган урыннарга бармау, транспорт, кибет, даруханә һ. б. урыннарда битлек кию, кулларны һәрдаим юып тору – вирус таралуны булдырмауның төп чаралары.