Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2020, 16:49

Австралия татарлары ничек яши?

Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбендә Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче Зөһрә Садри белән онлайн-очрашу үтте.

Кичә Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбенең педагогик коллективы, укучылары һәм ата-аналары Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче Зөһрә Садри белән очрашу үткәрде. Коронавирус пандемиясе шартларында сөйләшү онлайн-форматта үтте.
Зөһрә Садри – Австралияда туып-үскән беренче буын татары. Монда килеп төпләнгәнче, аның ата-бабаларына бик катлаулы юл үтәргә туры килә. Зөһрәнең бабалары 1917 елгы Октябрь инкыйлабы, Гражданнар сугышы елларында большевиклар террорыннан качып, Казаннан Кытайга күченәләр. Әти-әнисе Кытайның Голҗа шәһәрендә туганнар. Ләкин Мао Цзедун идарә иткән чорда “Мәдәни инкыйлаб” башланып, зыялыларга, эшкуарларга каршы репрессияләр дулкыны кузгалгач, аларның гаиләсе эзәрлекләүләрдән котылу өчен 1970нче елларда Австралияга күченә. Әйткәндәй, бу хакта “Тулпар”ның быелгы беренче санында Суфия Вәлиеффның “Мәдәни инкыйлаб” дип аталган күләмле повесте да дөнья күргән иде. Аның авторы Зөһрә ханым белән “чыбык очы” туганнар да булып чыга.
Зөһрә татар телен якшәмбе мәктәбендә өйрәнә, туган телебездә камил аралаша. Бу яктан ул, Татарстан яки Башкортстанда милли мохиттә яшәп, туган телен оныткан меңнәрчә милләттәшебезгә үрнәк булып тора. Зөһрә садри инглиз теленнән татар теленә йөздән артык китап тәрҗемә иткән. Алар якшәмбе мәктәбендә укыту барышында кулланыла.
Онлайн-очрашуда Зөһрә Садри ата-аналарның һәм балаларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Очрашу күмәкләшеп “Туган тел”не җырлау белән тәмамланды.
Фотода: (сулдан – уңга) Зөһрә Садри Австралиядә яшәүче татар кызлары белән.
Читайте нас: