Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь 2020, 02:10

Үтерер чиккә җиткергәннәр

Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүендә черегән тәртипләр гаепле.

Байкал артында урнашкан хәрби частьта сигез кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдинов эше октябрь аенда мәхкәмәдә карала башлады. Ул присяжныйлар судында карала. Рамил Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нәгыев яклаучысының бабайчылыктан зыян күрүче дип танылуын хәбәр итә. Аның сүзләренчә, Рамил хезмәт иткән частьта хәрби кагыйдәләргә туры килмәгән мөнәсәбәтләр булган, тагын берничә солдат бабайчылыктан зыян күргән.
Егет кулыннан һәлак булганнарның берсе – лейтенант Данил Пьянков Рамил Шәмсетдиновны бәдрәф һәм душларны юарга мәҗбүр иткән булган. Әгәр чисталык булмаса, Шәмсетдиновның йөзе белән унитазны сөртәчәген әйткән.
Гаепләнүче фаҗигагә кадәр берничә көн рәттән йокламаган булган. Аны йокысыз интектермәгән булсалар, ул атмаган да булыр иде. Соңгы утырышта ул бу хакта сөйләп, “барысы да томандагы кебек булды, минем үтереп йокласым килә иде”, – дип җавап биргән.
Әлбәттә, кеше гомерен кыюны берничек тә яклап булмый. Ләкин мәсхәрәләп, берничә тәүлек йоклатмый, җәфалап соңгы чиккә җиткергән тәртипләр дә гаепле. Ә ул тәртипләр егет хезмәт иткән частьның командирларына бәйле. Төп гаеп – хәрби хезмәттәге башбаштаклыкта.
Ил алдындагы бурычымны үтим дип киткән яшь егет барлык гомерен юкка чыгарды.
Руслан Нәгыев фотосы.
Читайте нас: