Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь 2020, 02:15

Башкортстанлылар Мөслимне басты

Очрашуда “Татарлар: гамәл стратегиясе”н тормышка ашыру турында фикер алышу узды.

Бер төркем Башкортстан татарлары Татарстанның Мөслим районына сәфәр кылды. Алар арасында Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, “Ихлас” мәчетенең мәҗлес рәисе Мөхәммәт Галләм, язучы Хисаметдин Исмәгыйлов, Бәләбәй татар гимназиясенең элекке директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов, билгеле эшкуар, композитор Фәнир Галимов һәм башкалар катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәренә караганда, чарада Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев та катнашты. Очрашуда “Татарлар: гамәл стратегиясе”н тормышка ашыру турында фикер алышу узды.
Вәсил Шәйхразиев сүзен Конгресс эшчәнлегенең төп юнәлешләре, бу көннәрдә башланган “Җәлил укулары” III Халыкара әдәби бәйгесе, агымдагы елдагы ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү чаралары турында сөйләде.
Фикер алышудан соң башкортстанлылар Мөслим районы үзәге белән таныштылар. Истәлекле урыннарга экскурсияләр оештырылды.
Фото: Заһир Хәкимов.
Читайте нас: