Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 декабрь 2020, 21:55

Юлай НИЗАЕВ. Милли оешмаларда

Туган телем ‒ тормышымның мәгънәсе, матурлыгы, хозурлыгы!Фотода: “Сәхибҗамал”, “Ак калфак” оешмаларының иң актив әгъзаларының берсе – Алсу Гәрәева.

Милли хисләр, гореф-гадәтләребез, милли бизәкләребез, туган телебез... Бүгенге көнне бу сораулар күпләрне борчымый калмый. Яшь буын татарча сөйләшәме, оялмыймы? Уйландыра торган, четерекле сораулар, әлбәттә. Ә минем өчен туган телем ‒ ата-бабаларымнан изге васыять булып калган бер кагыйдә, канун. Ул ‒ тормышымның мәгънәсе, матурлыгы, хозурлыгы! Кайчан да бер милләтемнең лаеклы улы була алсам, мин бик куанырмын.
Туган телгә, әдәбиятка, милли мирасыбызга мәхәббәт чаткысы яшьтән салына, минемчә. Алай гына да түгел, беренче бишек җырларыннан... Өйдәге мохиттән, балалар бакчасындагы тәрбиядән, мәктәптәге татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән һәм, әлбәттә, туып-үскән төбәктәге мәдәни үзәкләрдән, оешмалардан.
Чакмагышта район хатын-кызларының “Сәхибҗамал”, “Ак калфак” иҗтимагый оешмалары уңышлы гына эшләп килә. “Сәхибҗамал” оешмасының җитәкчесе – район мәдәният йортының халык иҗаты буенча методисты, бик күп чараларның алып баручысы һәм сценарийлар авторы Луиза Фрит кызы Ишморатова. Аларның “Ак калфак”лылар белән берлектә яңа проекты – “Әниләр-кызлар” бәйгесе. Ә инде “Нәүрүз гүзәле”, “Татар кызы”, “Озым толым” бәйге-чаралары пандемиягә кадәр даими үткәрелеп килде. Тышкы матурлыкка гына түгел, кызларның телне, гореф-гадәтләребезне, милләтебезнең тарихын белүенә дә зур игътибар бирелде. Моннан тыш, Чакмагыш районында инде хәзер дүрт ел дәвамында бишек җыры башкаручылар арасында бәйге үткәрелә.
“Сәхибҗамал” оешмасының тагы бер эш юнәлеше – бакыйлыкка күчкән билгеле якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, бу максаттан кадер һәм хәтер кичәләре үткәрү. Чөнки язучылар, шагыйрьләребезнең китаплары укучылар алар белән кызыксынганда гына киштәләрдә тузан җыеп ятмаячак.
Әлеге катлаулы чорда да оешма хезмәтен туктатмый. Төрле онлайн конкурслар оештыра. Чакмагышлылар “Җәлил укулары”нда, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган флешмобта, “Без ‒ Тукайлы халык” акциясе кебек чараларда актив катнашкан.
“Сәхибҗамал”, “Ак калфак” оешмаларының иң актив әгъзаларының берсе – Алсу Гәрәева. Ул, әнисе Фәйрүзә апаның эшен дәвам итеп, китапханәдә озак еллар хезмәт сала. Әлеге вакытта вакытлыча Чакмагыш үзәкләштерелгән биләмәара китапханәсе мөдире вазыйфасын башкара. Алсу Радик кызы тумышы белән Калмашбаш авылыннан. Кул эшләре, чигү белән мавыгуы картәнисеннән, әнисеннән килә. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук картәнисе матур итеп оекбашлар бәйләргә, әнисе чигәргә өйрәтә. Авыл китапханәсенә практикага килгән Гөлйөзем апасы салфеткалар бәйләү серләренә төшендерә. Алсу Гәрева еш кына киемнәренә татар милли бизәкләрен чигеп куя. “Милли бизәкләребезне чиккәндә аеруча бер дулкынлану, горурлык хисе тоям. Кул эшләре – халкыбызның күңел көзгесе”, ‒ ди ул. Үзенең кызларын да бу күркәм шөгыльгә өйрәткән.
Юлай НИЗАЕВ,
“Чакмагыш чаткылары”
район әдәби-иҗат берләшмәсе
җитәкчесе урынбасары.
Читайте нас: