Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 ноябрь 2020, 01:03

Поши атам дип кеше үтергән

Кеше куян куа диеп... дигән гыйбарә бар.

Кеше куян куа диеп... дигән гыйбарә бар. Кеше поши аулый диеп берәү пошига аткан, ләкин ядрәләре кешегә барып тигән.
27 ноябрьдә көндез Куергазы районының Кызыл Шәрыкъ авылы янында сунарчылар корбан буласы пошины күзәтәләр. Араларында гаиләсе белән ялга кайткан Уфаның МЧС бүлеге башлыгы урынбасары 39 яшьлек Ренат Әбделманов та була. Ул 62 яшлек бер эшкуар һәм аның өч дусты белән пошины уратып ала. Эшкуар пошига атып җибәрә. Тугыз тапкыр. Икенче якта берәрсе булыр дип уйлап тормый. Нәтиҗәдә ядрәләрнең берсе Ренат Әбделмановның күкрәгенә килеп керә. Сунарчылар аңа ярдәмгә ташлана, ирне машинага салып, район хастаханәсенә илтәләр. Кызганычка каршы, яра бик җитди булып чыга, табиблар ирне коткарып кала алмый.
Әлеге эш белән тикшерү комитеты шөгыльләнә. Төбәк идарәсеннән хәбәр итүләренчә, “саксызлык аркасында үлемгә китерү” мәддәсе буенча эш кузгатылган, тикшерүчеләр һәлакәт урынын өйрәнгәннәр, шаһитлардан һәм шикләнелүчедән сорау алганнар. Эшкуардан читкә китмәү турында имза алганнар. Аның коралын тартып алганнар.

Фото: ufa.kp.ru/daily
Читайте нас: