Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 ноябрь 2020, 00:00

50 яшьтән пенсиягә чыгып буламы?

Була икән шул. 2020 ел башыннан Башкортстанда 286 күпбалалы хатын-кыз 50 яшьләре тулу белән хаклы ялга чыгу хокукын алган. Хаклы ялга вакытыннан алда кемнәр чыга ала? Аның кагыйдәләре нинди? Пенсия суммасы ничек исәпләнә? Пенсия коэффициенты нәрсә ул? Түбәндәге язма шушы сорауларга җавап бирергә тиеш.

2020 ел башыннан Башкортстанда 286 күпбалалы хатын-кыз 50 яшьтән хаклы ялга чыккан. Биш, яки аннан да күбрәк бала тудырып, аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән гүзәл затларга 50 яшьтән пенсиягә чыгу хокукы закон тарафыннан бирелә. 2019 елдан башлап өч һәм дүрт балалы хатын-кызлар да пенсиягә тиешле вакытыннан алданрак китә башлады. Өч балалы хатын-кызлар дәүләт тарафыннан билгеләнгән хаклы ялга чыгу яшеннән – өч елга алдарак, ә дүрт балалылар дүрт елга алданрак пенсиягә китә ала. Дөрес, моның өчен хезмәт стажының 15 елдан да ким булмавы кирәк.
Инвалид баланы 8 яше тулганчы тәрбияләгән аналар да 50 яшьтән пенсиягә чыгу хокукына ия. Ләкин монда да 15 еллык хезмәт стажы кирәк.
Пенсиягә чыгу өчен коэффициентларны һәм хезмәт стажын хатын-кызлар бала карау чорында да эшли ала. Һәр баланы яшь ярымга җиткәнче карау вакыты хезмәт стажы исәбенә керә, ләкин барлыгы 6 елдан да артык түгел. Яшь ярымга кадәр беренче баланы караган вакытта пенсия коэффициенты – 1,8, икенче бала өчен – 3,6, өченче яки дүртенче бала өчен – 5,4 күләмендә исәпләнә.
Фото: doloipryshi.ru
Читайте нас: