Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2020, 22:42

Салымнарыңны смартфон аша түлә!

Исегезгә төшерәбез, 2019 ел өчен милек салымнарын түләү 2020 елның 1 декабрендә тәмамлана. Димәк, дәүләт бюджеты алдындагы бурычлардан тиз арада котылырга кирәк. «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасы салымнарны җиңел һәм уңайлы итеп түләү мөмкинлеген бирә.

Әлеге мобиль кушымта Русия Федераль салым хезмәтенең «Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты» интернет-сервисында урнашкан. Аны ios яки Android платформаларына йөкләү аша сез үзегез түләргә тиешле салымнарның күләмен һәм вакытын һәрчак контрольдә тота алачаксыз. Шунда ук үзегез биләгән күчемсез милек, җир участоклары, йортлар, автомобильләр, керем чыганаклары, ел дәвамында сезнең хисапка күчәргә тиешле акчалар турында да мәгълүмат урнаштырылган.
Android һәм ios платформалары өчен ясалган «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасын appstore һәм googleplay кушымта кибетләре аша бушка йөкләргә мөмкин. Шуңа өстәп, Русия Федераль салым хезмәтенең интернет-сайтында да аны бушка йөкләү мөмкинлеге бар.
Ашыгыгыз: 1 декабрь көне килеп җитте диярлек! Салымнарыгызны түләргә соңга калып, штрафка дучар булуыгыз бар!
Фото: lichnye-kabinety.ru
Читайте нас: