Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2020, 22:35

Машина салымына үзе бер машина алырлык

642 ат көчле люкс-класслы Bentley Continental GT машинасы өчен Уфада берәү 288 900 сум акча түләячәк.

1 декабрьдә Русиядә салым түләү вакыты чыга. Фатир, машина өчен һәр гаилә диярлек салым түли. Аларның күләме фатирның зурлыгына һәм машинаның ат көченә бәйле. Элегрәк Уфада 38 миллион сумга фатир сату очрагын күргән идем. Бәлки аннан да кыйммәтрәкләр бардыр. Аларның салымы да баш җитмәслектер инде. Машина салымы буенча кулыма бер мәгълүмат килеп эләкте. 642 ат көчле люкс-класслы Bentley Continental GT машинасы өчен Уфада берәү 288 900 сум акча түләячәк. Ә автомобильнең бәясе, ачык чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, 18 миллион сумга якын. Ә менә 630 ат көчле, шулай ук 18 миллион сум тирәсе торган Mercedes-Benz S 65 AMG хуҗасы бераз арзанрак – 283 500 сум салым түләячәк. Салым хезмәтендә ачыклап узуларынча, ике автомобиль дә кыйммәтле автомобильләр исемлегендә тора. Кыйммәтле машиналар исемлегенә 3 миллион сумнан кыйммәт машиналар керә. Республикада мондый автомобильләр саны узган елны 2 427 булган.

Иң арзан автомобиль – “Запарай” өчен берәү нибары 625 сум түләячәк. Ул 25 ат көченә ия.

Башкортстанда машина өчен салымнардан гына да елына 3 миллиардка якын акча җыела.

Фото: autogear.ru
Читайте нас: