Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 ноябрь 2020, 14:49

Алар – беренчеләр!

Таныш булыгыз: сезнең каршыгызда Башкорт дәүләт университеты филология факультеты татар-рус бүлегенең I курсында белем алучы студентлар! Аларның һәркайсы турында тулырак сөйләп үтик.

Таныш булыгыз: сезнең каршыгызда Башкорт дәүләт университеты филология факультеты татар-рус бүлегенең I курсында белем алучы студентлар! Аларның һәркайсы турында тулырак сөйләп үтик.
Яшьлек дигәндә, барыбызның да күз алдына студент еллары килеп баса. Башкортстанда гәзит-журнал тирәсендә хезмәт куючыларның күпчелеге БДУның филология факультетындагы татар-рус бүлегеннән үсеп чыккан, монда каләм чарлаган. Быелгы “беренчеләр” шактый авыр – коронавирус пандемиясе шартларында төркем булып оешсалар да, алар өчен оят түгел. Бүгеннән үк берничә кыз ныклап каләмгә тотынырга, иҗат эшенә керешергә әзер.
14 кешелек төркемнең нигезен Туймазы кызлары тәшкил итә. Староста, Тукай авылында туып-үскән Диана ЙОСЫПОВА яхшы җитәкче булуы өстенә, яхшы итеп җырлый да. Шушы ук районның Тукмак-Каран авылы кызы Айсылу КӘРИМОВА каләм остасы булырга хыяллана. Шушы ук хыял белән Бакалы районының Иске Балыклы авылыннан килгән Гөлназ Рамазанова да яна. Әйткәндәй, аның язмасы тиздән “Тулпар”да дөнья күрергә тиеш. Краснокама районы Яңа Хаҗи авылыннан Айнура СОЛТАНОВА җырсыз яши алмаса, Дүртөйле районы Мәскәү авылы кызы Юлия МУРЗИНА һәм Борай районы Иске Бикмәт авылы кызы Рита КАСЫЙМОВА биеп китәргә генә тора. Яннарында исә Чакмагыш районы Яңа Балтач авылы кызы Румия НУРОВА белән Уфа егете Данил ИЛТЕРӘКОВ алкышлап, дәрт биреп тора.
Быелгы төркем үзенең географиясе ягыннан бик киң: анда Башкортстанның барлык төбәкләре дә чагылыш тапкан. Мәсәлән, Белорет сылуы Зөлфия ХӘМЗИНА белән Бөрҗән гүзәле Миләүшә ШӘМИГУЛОВА төркемне башкорт моңы белән баетса, Бәләбәй шәһәреннән Маргарита ГАЛЧЕНКО белән Уфа кызы Екатерина ШОРОХОВА славян кызларына хас өстәмә бер бизәк өсти. Ә Үзбәкстаннан килгән Дийәр ПОЛВОНОВ безне үзенең туган теленнән тыш, татар теле һәм мәдәниятен яхшы белүе белән таң калдырды.
Кыскасы, ак юллар сезгә, “беренчеләр”! Тормышта һәрвакыт беренче булырга язсын!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: