Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 ноябрь 2020, 12:00

Сак бул: пиротехника!

Ялт-йолт утлар, һавага очкан ут көлтәләре карап торуга матур күренсә дә, хәвефсез түгел. Пиротехника кулланучылар нәрсәләрне истә тотарга тиеш?

Пиротехника белән эш иткәндә төп куркынычсызлык чаралары:
– Фейерверк өчен идеаль урын – зур ачык мәйданчык, ишек алды, сквер яки алан, анда агачлар һәм төрле корылмалар булмавы яхшы.
– 100 метр радиуста янгын куркынычы булган объектлар, автомашиналар, агач сарайлар яки гаражлар булырга тиеш түгел.
– Әгәр фейерверк шәһәр читендә үткәрелсә, якын-тирәдә коры яфрак һәм ылыс, үлән я печән булмаска тиеш.
– Көчле җил искәндә хәвефсезлек зонасы мәйданын 3-4 тапкырга арттырырга кирәк.
– Күзәтүчеләр 35-50 метр ераклыкта урнашырга тиеш. Болай куркынычсызрак кына түгел, бәлки фейерверкны күзәтергә уңайлырак.
– Ракеталарны торак йортлар һәм башка корылмалар белән янәшә куллану катгый тыелган.
Катгый рәвештә тыела:
– сатып алынган пиротехниканы инструкциясе белән танышмыйча куллану;
– җил тизлеге секундына 5 метрдан артык булганда куллану;
– хәвефле зонада (кешеләр, хайваннар, янучан материаллар, агачлар, биналар, торак корылмалары, электрон җайланмалар булган) пиротехника шартлатырга;
– салютларны кулдан очыру (хлопушка, бенгаль утлары, фонтаннарның кайбер төрләреннән тыш) һәм алар очырганнан соң 2 минут эчендә эшләнмәләргә якын килергә;
– эшләнмәнең өстенә иелү;
– файдалану срогы узган я зарарланган эшләнмәне куллану;
– ябык биналарда, фатирларда, офисларда пиротехника куллану (ябык биналарда куллануга рөхсәт ителгәннәреннән тыш), шулай ук салют җибәрү;
– балаларга пиротехник эшләнмәләрне мөстәкыйль рәвештә куллану;
– балигъ булмаганнарга пиротехник эшләнмәләр сату;
– юеш эшләнмәләрне җылыту батареяларында, җылыткычларда һ. б. киптерү.
Пиротехник эшләнмәне сайлау:
– Кулдан ясалган пиротехника эшләнмәләрен кулланмагыз.
– Сертификатын, инструкциясен, яраклылык срогын тикшерегез.
Пиротехника калдыкларын утильләштерү:
– Кулланылган пиротехниканы, суда 24 сәгать дәвамында тотканнан соң, көнкүреш калдыклары белән утильләштерегә кирәк.
Пиротехника эшләмәгән очракта түбәндәгеләр таләп ителә:
– Кимендә 10 минут көтәргә.
– Әгәр дә фитиль янган икән, аны кабат яндырырга тырышу тыела.
– Көя торган өлешләр юклыгын ачыклау өчен, пиротехника эшләнмәсен тышкы яктан тикшерергә.
– Эшләнмәне җыярга һәм инструкция нигезендә утильләштерергә.
Чыганак: fa112.ru/poleznaya-informaciya/osnovnye-mery-bezopasnosti-pri-obrashhenii-s-pirotexnikoj/
Фото: pixabay.
Читайте нас: