Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 ноябрь 2020, 12:30

Кош гриппы

Кош гриппының билгеләре: хәлсезлек, йөрешнең какшавы, сүлпәнлек, хәрәкәтнең дискоординациясе, башны артка ташлау, азыктан баш тарту, кикрик һәм сакал күгәрү, күзнең мөгез катлавы тоныклану, йомырка салу кимү. Бу очракта хуҗаларга нишләргә?

Русиядә кош гриппы таралу куркынычы бар. Ноябрь уртасына 11 төбәктә кош гриппының 78 очрагы теркәлгән, бу 2019 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 15 тапкырга артык, дип хәбәр итә БР Ветеринария идарәлеге. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Башкортстанның Татарстан белән чиктәш зоналарында, шулай ук Чиләбе өлкәсендә кош гриппының очраклары теркәлгән. БР дәүләт ветеринария хезмәте вирусны республика территориясенә таратуны булдырмау чараларын көчәйткән.
Кош гриппы белән барлык төр авыл хуҗалыгы, синантроп (кешеләргә якын яшәүче) һәм кыргый кошлар авырый ала. Инкубацион чор 3 көннән 3 атнага кадәр сузыла. Гриппның характерлы клиник билгеләре: хәлсезлек, йөрешнең какшавы, сүлпәнлек, хәрәкәтнең дискоординациясе, башны артка ташлау, азыктан баш тарту, кикрик һәм сакал күгәрү, күзнең мөгез катлавы тоныклану, йомырка салу кимү. Үлем очраклары 100 процент тәшкил итә, дип искәртә ветеринарлар.
Башкортстанның дәүләт ветеринария хезмәте кош-кортны ябык режимга күчерергә, аның кыргый, күчмә һәм синантроп кошлар белән элемтәгә кермәвен тәэмин итәргә, сугымлык кош-кортны чалырга, тере кош-корт сатып алмаска киңәш итә. Кош гриппының клиник билгеләре ачыкланганда, шулай ук кош-корт кинәт һәлак булган очракта, 8-800-77-55-828 телефоны буенча Дәүләт ветеринария хезмәтенең кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: