Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2020, 13:10

Артырга гына тора

Үзмәшгульләр саны илдә көненә биш мең кешегә арта.

Пандемия икътисадый активлыкка тәэсир итми калмады. Нефтькә бәяләрне чикләнгәч, табыш та азайды; сәүдә кимеде. Мондый шартларда ил җитәкчелеге бизнеска ярдәм итәргә карар итте: салым түләүгә ташламалар кертте. Икенче кварталда казнага салым керемнәре 26 процентка, ә 10 ай нәтиҗәләре буенча 11 процентка кимегән.
Шул ук вакытта Президент карары буенча кече бизнес өчен иминият кертемнәре ставкалары ике тапкырга киметелгән булса да (30 проценттан 15 процентка), җыемнар барыбер уңай нәтиҗә күрсәтә. Үзмәшгульләргә ярдәм дә уңай нәтиҗәләр бирә. Аларның саны илдә көненә биш мең кешегә арта.
Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров В. Путин белән әңгәмәсендә әйтүенчә, бүген салым хезмәте төп көчне коммуникациягә, салым түләү өлкәсендәге конфликтлыкны киметүгә юнәлтә. Әгәр 2010 елда салым хезмәте тарафыннан 70 мең тикшерү ясалса, узган ел хезмәткәрләр 9 мең тикшерүгә чыккан. Ягъни аналитик инструментлар булдырылган, һәм компанияләр транзакцияләрнең күзәтелүен күрәләр, салымнарны түләүдән качуның мәгънәсе юклыгын аңлыйлар. Гомумән, контроль чаралары бик уйлап үткәрелә һәм хәтта киләсе елга кадәр банкротлыкка мораторий кертелгән.
Читайте нас: