Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 ноябрь 2020, 10:27

Мошенниклар сине җиңел алдыймы?

Бу хакта Башкортстанның Финанс министрлыгы оештырган махсус тест-сораштыруны үтеп белергә мөмкин.

Башкортстанның Финанс министрлыгы республика халкын 2020 елның 10 декабренә кадәр «Голос Республики Башкортостан» порталында https://golos.openrepublic.ru/polls/204/ сылтанмасы аша кереп, финанс грамотагызны тикшерергә чакыра. Анда тест-сораштыру оештырыла.
Әлеге проект 2017 – 2023 елларда Башкортстан Республикасы халкының финанслар буенча белемен күтәрү Стратегиясе нигезендә тормышка ашырыла. Стратегиягә ярашлы, 2015 – 2020 елларга Башкортстан Республикасы халкының финанс грамоталылыгын арттыру буенча чаралар планы төзелгән. Югарыда аталган тест-сораштыру да шуңа карый.
Сораштыру аноним рәвештә үтә. Тесттагы 27 сорауга җавап бирү нибары 10 минут чамасы гына вакытны алачак.
Тест сезнең финанс белемегезне арттырачак һәм банк-кредит оешмалары хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертәчәк.
Сораштыруда катнашу республика гражданнарының финанс белеменең дәрәҗәсен күзалларга төзергә һәм бу өлкәдәге иң актуаль темаларны билгеләргә ярдәм итәчәк.
Фото: kirov-portal.ru
Читайте нас: