Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2020, 13:21

Зәйфә САЛИХОВА. Ничек кенә кирәк әле!

6 ноябрьдә “Тулпар” журналы сайтында Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның “Район гәзитләренә әдәбият кирәкме?” дип аталган бик актуаль язмасы дөнья күргән иде. Гомер буе “Бәләбәй хәбәрләре” район гәзитендә эшләгәнгә күрә, вакытлы күтәрелгән бу темага карата мин дә битараф кала алмадым. Шул уңайдан үз фикерләрем белән уртаклашмакчымын. Ни аяныч, бүген яшь каләм тибрәтүчеләр юк, дисәң дә була. Мәктәпләрдә туган тел дәресләренең юк кимәлендә укытылуы, туган телебезне “кухня теле” итеп кенә калдыртырга тырышуның үкенечле нәтиҗәсе бу... Язманың тулысы – сайтта!

Район гәзитләре мөхәррирләренең күптән түгел булып узган онлайн- семинарында басмаларга күзәтү ясаган журналист һәм шагыйрь, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре Илдус Фазлетдинов шушы сорауны да күтәргән һәм бу хакта фикерен “Тулпар” журналы сайтына куйган. Гомер буе “Бәләбәй хәбәрләре” район гәзитендә эшләгәнгә күрә, мин бик вакытлы күтәрелгән бу темага карата битараф кала алмадым. Илдус Камил улының фикере белән белән килешеп һәм эш тәҗрибәмнән чыгып, бераз гына шушы хакта сүз алып бармакчы булам.
Шулай итеп, район гәзитләренә әдәбият кирәкме? Әлбәттә, кирәк! Ничек кенә кирәк әле! Беренчедән, яшерен-батырын түгел, бүген татар һәм башкорт телләрендә (хәер, русчаларына да) чыгып килгән басмаларга тираж җыю матбугат өлкәсендә эшләүчеләр өчен четерекле мәсьәлә булып кала. Иманым камил, гел рәсми, коры тел белән язылган материаллар, хәбәрләр, бөтен мәгълүмат чараларында бирелә торган файдалы киңәшләр, гәзитнең ике битен алган телевидение программасы белән тулган (өстәвенә русчадан тәрҗемә ителгән әйбер шактый ук кытыршы да булса), тәнкыйть материаллары исә совет заманындагыча бөтенләй диярлек булмаган вакытлы басманы укучының бигүк алдырасы килми шул. Бүгенге, уңай яклары булуга карамастан, рухи кыйммәтләр югала барган
рухи фәкыйрьлеккә дучар кырыс заманда, табигый ки, укучының күңеленә хуш килгән җылы материалларны укыйсы килә. Көн саен үзәк телевидениедән күрсәтеләгән кара тормыштан гарык инде ул. Аны районның тормыш сулышы белән бер рәттән гади хезмәт кешесе, гыйбрәтле язмышлар турында укымлы сурәтләмәләр, шулай ук әдәбият та кызыксындыра. Зур әдәби дөньядан башка районның үз әдәби мохите дә бар ләбаса. Ә үзеңнеке, ничек кенә булмасын, барыбер якын. Укучының нәкъ менә җаны булган гәзиткә языласы, шундый басманы алдырасы, укыйсы килә. Бу инде тираж мәсьәләсен дә беркадәр җиңеләйтә төшә.
Әмма район басмасында әдәби битләр бирүне тик тираж өчен генә диюдән ерак торам мин. Иң мөһиме, урындагы каләм тибрәтүчеләрне үстерү, аларга илһам канатлары кую, дәртләндерү өчен кирәкле шәй бу. Аларның иҗатын укучыларга җиткерү, мәсәлән, “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитенең күптәннән яшәп килгән күркәм традициясе. Каләм иясенең үз иҗат җимешен басмада күрергә теләве табигый ич. Мәктәп укучыларының, олы гына яшьтә күңелләре кушуы буенча кулларына каләм алганнарның тәүге талпынуларын ничек игътибарсыз калдырырга мөмкин! Бәлки, алар арасында киләчәктә менә дигән әдипләр булырдайлары бардыр? Әйтик, күренекле язучы Динис Бүләковның да тәүге шигырьләре Бәләбәйдә авыл хуҗалыгы техникумында укыган чагында безнең район гәзитендә басылган. Гомумән, район гәзите әдәбият дөньясына аяк басучылар өчен чишмә башы, дияр идем. Кемдер ул иҗат җимешләре пешмәгәнрәк булса да нәшер итәсезме, дип аптырар. Бөтенләй чиле-пешлеләре өстәлдә ятып кала, әлбәттә. Кайсысындыр төзәтеп, рәткә кертеп бирергә бирергә туры килә, кем өчендер үз язганын бер тапкыр гәзит битендә күрү дә шатлык ич. Берничә тапкыр язганым бар: кулына каләм тоткан, уйланып, укучыларга нидер әйтергә тырышкан кеше берничек тә начар, тупас күңелле була алмый. Әдәбият сүзе үзе үк әдәп сүзеннән, күп нәрсәләр үткәндә торып калса да, әдәп-әхлак, кешелеклелек, изгелек, миһербанлылык кебек рухи кыйммәтләрне без бервакытта да югалтырга тиеш түгелбез. Әрәм итсәк, без кеше булабыз микән? Һәм кеше күңеленең матурлыгын, яктылыгын тәшкил иткән бу хәзинәләрне матур, нәфис әдәбият тәрбияли. Шулай булгач, гәзиттә дә әдәбиятка урын бирүнең кирәклеге көн кебек ачык. Тик, аяныч, бүгенге көндә моның өчен мөмкинлекләр кысылганнан-кысыла бара. Аена ике мәртәбә генә чыккан басма теләгән хәлдә дә район һәм шәһәр тормышын да, татар дөньясын, шулай ук әдәби мохитне дә тулысынча яктыртып бара алмый. Хәзер инде каләм тибрәтүчеләр дә азайганнан-азая. Булганнары да өлкән яшьтә. Шулай да, рәхмәт яугыры, каләмне ташламыйлар алар – Илгизәр Гыйззәтуллин, Хаҗи Әхмәтҗанов, Мансур Гыйбаев, Фәүзия Мәхмүдова. Аяныч, әмма каләмен сирәк алучы Эльвира Суфияновадан башка яшь каләм тибрәтүчеләр юк дисәң дә була. Мәктәпләрдә туган тел дәресләренең юк кимәлендә укытылуы, туган телебезне кухня теле итеп кенә калдыртырга тырышуның үкенечле нәтиҗәсе бу. Ә үткән гасырның 80-90нчы елларында нәкъ менә үз гәзитен егылып укый иде бакыйлыкка күчеп бетеп барган өлкән буын. Истә әле, әткәй белән әнкәй ничек тә гәзитне бер-берсеннән алдарак эләктерергә тырышалар иде. Алар йогынтысында чын татар авылында (хәзер чын татар авылы тәмле хатирәләрдә генә саклана) үскән безнең буын өчен дә район гәзите көтеп алынган рухи кунак иде. Әткәй иң башта кайсы колхозда күпме сөт савылуы яки урып-җыю чорында нинди хуҗалыкның гектарыннан күпме иген алуы турында сводкаларны карый. Әнкәй җыр-моңга, әдәбиятка якын кеше буларак, берәр әдәби әйбер юк микән дип тиз генә күз йөгертеп чыга, шуны эзли. Көтү каршыларга чыккач, күршеләре белән Камил Фазлыйның яки Рөстәм Замановның гәзиттә чыккан юмористик хикәясе турында фикер алышып, көлешәләр. Мин исә,әле мәктәп баласы, иң башта басманың “Шимбә бите”н, “Бәләбәй утлары” әдәби битен йотлыгып укыйм. Шигырьләре, нәсерләре нәшер ителгән Рөстәм Заманов, Камил Фазлетдинов, Винер Шәмсетдинов, Сәдит Латыйпов, Фирдәвес Бәшировалар турында, болар нинди кешеләр икән, ничек шулай яза алалар микән, дип уйланам. Кайчак Таһир Хәмидуллинның, Рөстәм Замановның редакциягә килгән хатлар-шигырьләргә күзәтүләре дә нәшер ителә. Авторларын түгел, аяк белән язылган шигырьләрнең кирәген бирә иде алар, шуннан соң оялмыйча икенче язмаңны яхшырак язмыйча кара!
Әле урындагы әдәбият турында сүз алып баргач, инде арадан киткән үз иҗатчыларыбызны күз уңыннан кичерәм. “Бәләбәй утлары” әдәби берләшмәсе әгъзалары Азат Әхмәт, Мәҗит Кәримов, Фәһим Минһаҗев, Винер Шәмсетдинов, Азат Әхмәтгалиев, берләшмә җитәкчесе Рөстәм Заманов, җырларының көен дә, сүзләрен дә үзе язган сугыш ветераны Кәрам Әһлиуллин... Их, аларның һәркайсының үз стиле, үз сүзе бар иде, урыннары оҗмахта булсын. Әйткәндәй, әдәбият елында Бәләбәй төбәгеннән чыккан каләмкярләрнең иҗатын туплап, “Әдәби Бәләбәй” дигән китап чыгаруга ирештек, аңа кадәр “Төсләр балкышы” китабын чыгарган идек. Заманында татар гимназиясе укучылары белән әдәби түгәрәк алып барган Әбүзәров Суфиян абыйны да рәхмәт сүзләре белән искә аласы килә. Гәзит атнасына өч мәртәбә чыккан елларда мәктәп укучылары иҗатын чагылдырган “Энҗеләр” битләрен дә оештыра идем.
Безнең гәзит 1996 елдан бирле укучыларын үз районыбызның гына түгел, бөтен Башкортстаннан бик күп һәвәсәкәр шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштырып килде. “Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивале бездә оештырылганга күрә, республиканың төрле тарафларыннан иҗатчылар шигырьләрен безгә җибәрделәр. Аларны да гәзиттә күрсәтүне, фестиваль башланыр көнгә шигырьләргә күзәтүләр бирүне, матур, көчле шигырьләрдән әдәби битләр оештыруны, аларның авторлары белән таныштыруны үземнең бурычым итеп санадым. Әлбәттә, шигырьләр бик күп килә, аларның барсын да нәшер итеп бару мөмкин түгел иде.
Үз төбәгебездә яшәгән генә түгел, бездән чыккан әдипләребез иҗатына да игътибар биреп килдек һәм бу эшне бүген Габдулла Вафин дәвам итә. Туган якларында Мөнир Вафин, Илдус һәм Илдар Фазлетдиновларның шигырьләрен гәзит аша укучыларыбызга ирештерүне кем булсын, әлбәттә, район гәзите эшләргә тиеш дип саныйм. Әдәби календарь рубрикасы астында күренекле язучыларыбыз турында да мәгълүмат, аларның иҗат үрнәкләрен биреп бару да бик кирәк. Укучыны китап укуга җәлеп итүгә боларның барсының да әһәмияте бар.
Район гәзитенең, әйткәнемчә, җаны булырга тиеш, җансыз басманы күңел кабул итми, ә бу хисле, фикерле, уйлы, тәрбияви нәфис әдәбият та дигән сүз. Без бәхетле, үз телебездә укыйбыз, укый алабыз. Киләчәк буыннар шушы бәхеттән мәхрүм калмасын иде.
Зәйфә САЛИХОВА.
Бәләбәй шәһәре.
Фото: https://tulpar.rbsmi.ru/
Читайте нас: