Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 ноябрь 2020, 19:35

Авыл өлкәннәренең пенсияләре югарыракмы?

Башкортстан авылларында яшәүче 55 меңнән артык кеше страховка пенсияләренә “авыл өстәмәсен” ала. Аның күләме, алу шартлары һәм мәҗбүри таләпләр турында тулырак – сайтта.

Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге рәисе Фоат Хантимеров билгеләвенчә, бездә, авыл җирендә яшәүче 55 меңнән артык кеше страховка пенсияләренә “авыл өстәмәсен” ала. 2020 елның 1 гыйнварыннан аларның пенсиясенә ай саен уртача 1421 сум өстәлә.
Закон буенча авыл җирендә эшләп, хаклы ялга чыккан кешеләрнең страховка пенсияләренә аның 25 проценты күләмендәге фиксацияләнгән өстәмә акча түләнә. Аны алу хокукы авыл җирендә яшәп, кимендә 30 ел авыл хуҗалыгында эшләгән кешеләргә бирелә. Авыл хуҗалыгындагы эш стажын санаганда, Русия Федерациясе Хөкүмәте Карары белән расланган эш, производство, һөнәр, вазыйфалар, белгечлекләр исемлеге кулланыла. Аңа 500дә артык һөнәр кергән. Алар һәммәсе дә колхоз-совхозлардагы һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмаларындагы терлекчелек, игенчелек һәм балыкчылык өлкәләренә карый. Мисал өчен, агрономнар, тракторчылар, ветеринарлар, умартачылар, хезмәт стажлары 30 елга тулса, әлеге өстәмәне ала.
Һөнәрнең атамасына, “авыл өстәмәсен” алырга теләгән кешенең белгечлегенә һәм вазыйфасына карамастан, авыл стажына 1992 елга кадәр колхозларда, машина-трактор станцияләрендә, колхозара предприятиеләрдә, совхозларда, крестьян хуҗалыкларында, авыл хуҗалыгы артельләрендәге эш вакыты кертелә.
Авыл пенсионерларының пенсияләрен яңадан исәпләүне республиканың район һәм шәһәрләрендәге Пенсия фонды идарәлеге хезмәткәрләре үзләре башкаралар. Шул ук вакытта пенсионер әлеге өстәмәне алу хокукын раслаучы яңа документлары килеп чыккан очракта, аларны Пенсия фонды хезмәткәрләренә үзе дә тапшыра ала.
Фото: fbm.ru
Читайте нас: