Күңелемне кырган бер мәсьәләгә кагылмыйча уза алмыйм. Ул да булса, район гәзитләрендә әдәби язмалар бастыру. Күпчелек район гәзитләре моңа бөтенләй игътибар итми.
Бу очракта мин һәммәгезгә дә үрнәк итеп, үзем туып-үскән Бәләбәй районының “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитен китерер идем. Гәрчә, ул миңа анализга бирелгән гәзитләр арасында булмаса да, аңа карата җылы сүзләремне әйтмичә, булдыра алмыйм. Аллаһының рәхмәте белән, мин үземне белә-белгәннән бирле, бу гәзитнең мөхәррирләре профессиональ язучылар һәм шагыйрьләр булды. Башта, авылдашым, язучы-сатирик Рөстәм ИДИЯТУЛЛИН (әдәби тәхәллүсе – Заманов); аның вафатыннан соң, күрше Мәтәүбаш авылыннан нечкә күңелле лирик шагыйрә һәм язучы Зәйфә апа САЛИХОВА. Бүген исә мөхәррир йөген һәр нәрсәгә үз карашы булган, үткер каләмле прозаик, элекке хезмәттәшем Габдулла ВАФИН тарта. Соңгы ике мөхәррир – Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары. Һәм гәзит битләрендә әдәби әсәрләрнең югалганы юк. Чөнки мөхәррирләр район халкында әдәбиятка булган игътибарның югалуына юл куймый. Район иҗатчыларының әсәрләре республика матбугаты битләреннән дә төшкәне юк. Гәзит тә бүгенге көндә 500-600дән ким абунәче җыймый. Каһкаһәле елмаеп карамагыз: Бәләбәй районында нибары ике-өч кенә зур татар авылы бар. Аны Чакмагыш яки Бакалы кебек халкының нигезен татарлар тәшкил иткән районнар һәм аларның гәзит тиражлары белән чагыштыру урынсыз. Алай иткәнче, йөз татар кешесе башына һәр районда ничә татарча гәзит төшкәнен исәпләп карагыз. Иманым камил, нисбәт бәләбәйлеләр файдасына булачак. Татар теле һәм әдәбияты да шәһәрнең данлыклы Татар гимназиясеннән тыш беркайда да укытылмый. Шушы шартларда да гәзит үз укучысын югалтмый, киресенчә, яңаларын таба. Афәрин, димичә, тагын ни әйтеп була биредә? Димәк, ничек кенә булмасын, әдәбият укучының игътибарын үзенә тартып торучы зур бер көч булып һаман да кала. Бу, бердән, гәзитнең укучылары артуына сәбәпче булса, икенчедән, туган татар телебезне саклап калу өчен дә хезмәт итә.
Күз алдына китерегез: көннәрдән бер көнне нинди дә булса район гәзите Зифа Кадыйрованың “Синсез килгән язлар” әсәрен саннан-санга дәвам итеп, бастыра башлады, ди. Аның тиражы шунда ук үсеп китәр иде. Мин әлеге язучының һич кенә дә фанаты түгел, ләкин халык укый бит! Аның роман-повестьлары гомергә кулына китап тотып карамаган кешене дә укырга мәҗбүр итә. Бу – объектив чынбарлык.
Кулыма кергән гәзитләрдән укучы шигырьләре һәм хикәяләре миңа бер генә басмада – “Шаран киңлекләре” гәзитендә генә очрады. Шараннарга, гомумән, рәхмәт, чөнки алар данлыклы якташлары, язучы Ибраһим Абдуллинның 100 еллыгына махсус ике номер багышлаганнар. Анда барысы да бар: рәсми мәгълүмат та, шигырь-хикәяләре дә, якташларының, туганнарының кызыклы хатирәләре дә. Гәзитнең бер саны да укучыларның әдәби иҗат үрнәкләреннән башка чыкмый. Шулай ук шаранлылар район гәзитләрендә генә түгел, республика басмаларында да онытылып барган очерк жанрына да мөрәҗәгать итәләр. Маргарита Әхмәтованың “Бәхете – кешеләргә хезмәт итүдә” дип аталган язмасы моңа ачык мисал булып хезмәт итә. Рәхмәт яусын аларга!
Бүгенге көндә күпчелек дүрт битле район гәзитләренең кимендә бер битен түләүле котлаулар һәм игъланнар алып тора. Редакциягә өстәмә керем керүе – әйбәт әйбер, тик гади укучы бу хакта белми бит! Аңа кызыклы язмалар кирәк.
Мәсәлән, Кушнаренко районының “Яңа көн” гәзитен алып карыйк. Гәзитнең эчтәлеге бай, тематикасы күптөрле. Теле – искиткеч гади, аңлаешлы. Башкаларны да алардан үрнәк алырга чакырыр идем. 6 октябрь санында күренекле шагыйрә Бикә Рәхимованың “Гамьле фикерләр”енә очрау минем күңелемә аеруча хуш килде. Укучылар белән бәйләнеш тә бик көчле. 2 октябрь санында, мәсәлән, районның төрле мәктәпләрендә укытучы ханымнарның язмалары белән бергә, Бакай урта мәктәбе укучыларының дә мәкаләләре бирелә. Материаллар, бөтен кагыйдәләргә туры китереп урнаштырылган, су буе, кеше укымый торган, отчет тибындагы язмалар юк.
Бер теләк: биредә әдәби язмалар җитешми. Ә бит Кушнаренко – Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Рәдиф Гаташның Ватаны. Рәдиф Гатауллин, Нәҗибә Әминева, Ләйсән Якупова, Руслан Сөләйманов кебек каләм осталары да биредә туып үскән. Артистлар, мәсәлән, Татарстанның атказанган артисты Мининур Сәетова һәм башкалар турында әйтеп тә тормыйм. Аларның һәркайсына багышлап бер кечкенә сәхифә оештырганда, гәзитнең укымлылыгы тагын да артыр иде. Шушы ук сүзләрне Федоровка районының «Ашкадар таңнары», Караидел районының «Караидел хәбәрләре» гәзитләренә карата да әйтеп була. Алардан үсеп чыккан күренекле каләм әһелләре бихисап. Тик игътибар юк дәрәҗәсендә.
Район гәзитләре мөхәррирләре әдәбиятның кыйммәте хакында да онытмасын иде. Тәнгә генә түгел, җанга да азык кирәк. Район гәзитләрендә урындагы авторларның әдәби әсәрләренә күбрәк күләм бүләргә кирәк. Шагыйрь-язучылар беренче адымнарын Уфада түгел, авылларда ясыйлар. Моны онытмасак иде. Бу, беренчедән, тиражларыбызны арттырачак; икенчедән, әдәбиятыбызны яңа исемнәр белән баетачак; өченчедән, туган татар телебезне саклау һәм үстерү өчен хезмәт итәчәк.
Фотода: узган елны, коронавирус афәтенә кадәр, узган семинар күренеше.
Фото Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның шәхси архивыннан алынды.